Өегездә бәхет бармы — гаиләне саклап калу өчен нишләргә?

-- Лэйсирэ

“Бәхетле кеше – өендә бәхет булган кеше”, – дип язып калдырган Лев Толстой. Татарстан халкы үзен бәхетле хис итәме? Әнә шул сорауга Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы утырышында җавап эзләделәр. Бәхет өчен күп кирәкми, дисәләр дә, бу чарадан соң әллә ниләр җитмәгәне ачыкланды.

– Өченче ел рәттән балалар туу кими. 2018 елның 9 аенда 35 мең 352 сабый дөньяга килгән. Бу узган елга караганда 3,4 процентка кимрәк. Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Азнакай, Ютазы районнары яңа туган сабыйлар саны буенча алдынгылар рәтендә. Балык Бис­тә­се, Апас, Кайбыч, Кама Тамагында хәлләр мактанырлык түгел. Бу безне борчуга сала. Яшьләр гаилә корырга һәм бала табарга теләми, – ди Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.

Кызлар кияүгә чыгарга ашыкмый, бала табу да соңга кала. Балага уза алмаучы хатын-кызлар да күп. Күбесе ЭКО ярдәмендә сабый сөя икән. Әмма ясалма орлыкландыруга акча кирәк. Әйтик, Яңа Чишмә районында әнә шундый юл белән бала табарга өметләнүче 11 әни бар икән. Шуңа район хакимияте вәкиле ЭКО өчен квотаны арттырырга тәкъдим итә. Пробле­маның тагын бер ягы бар. Күп кенә районнарда бала табу йортларын ябып куйдылар. Тулгагы башланган хатын-кызларны күрше районга илтү кыенлыклар тудырганын яшермиләр. Ябылган бала тудыру йортларын кире ачуны да сорадылар бу очрашуда.

Авыл җирендә яшәүче хатын-кыз беренче баласын 25 яшенә кадәр тапса – 25 мең, 29га кадәр өченче сабыен тудырса, 100 мең сум акча түлиләр. Әмма аның белән ерак китеп буламы? Сабый­ларның сәламәтлеген кайгырту, бакчага урнаштыру мәсьәләләре дә калкып чыга бит әле!

Аерылышучылар да аз түгел. Бу бигрәк тә Казан халкына кагыла. Ә Чаллыда, киресенчә, гаилә таркалу очраклары кимегән. Га­дәт­тә аерылышу очракларының 80 проценты суд аша башкарылса, Апас һәм Тәтеш районнарында бу күрсәткеч 100 процентны тәш­кил итә. “Аерылышучылар күп, дибез. Гаиләдә тәрбия кимеде. Кияүгә чыкканчы, бергә торып карауның аяныч нәтиҗәсе бу. Егетләрнең яртысы хатын-кыз авырлы булу аркасында өйләнә. Билгеле, мондый никахлар озакка сузылмый. Яшьләр гаилә ко­руның беренче биш елында бик күп аерылыша”, – ди Татар­стан­ның күп балалы гаиләләре төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов.

Чаң сугарлык саннар бар. Соңгы ун елда кавышучылар һәм бала туу саны 30 процентка кимесә, атасыз дөньяга килгән балалар ике тапкыр арткан. Республикада һәр алтынчы бала әтисез үсәчәк дигән сүз бу. Ел башыннан 5 мең 610 шундый очрак теркәлгән. Иң күп ирсез бала табучылар Кама Тамагы, Югары Ослан, Әлки районнарында яши икән. Абортлар саны да арткан. 2017 елда 17 мең 525 сабый дөньяга килә алмыйча калса, быелның соңгы сигез аенда бу сан 9 мең 404кә җиткән!

Гаиләне саклап калу өчен нишләргә соң? Бу хакта төрле фи­керләр булды. Өйләнешкән яшь­ләргә йорт төзү өчен тик яткан җир­ләрне бирсәләр, бала туган саен салым процентын кимет­сәләр, бәлки, хәлләр уңайланып ки­тәр иде дә бит. “Мәрхәмәт” ха­тын-кызлар оешмасы җитәкче­се Татьяна Ларионова да аптырашта. Эшләмиләр түгел, эшли­ләр дә бит! Бала санын арттыру өчен күп кенә программалар бар. “Ана капи­та­лы”­ның акчасы аз түгел. Артем Кузнецов фикеренчә, озакламый бу сертификатны бирер кеше калмаячак әле. “Шуңа күрә, мөм­кин­лек булганда, кулдан килгәнне эшләргә кирәк”, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Бәйле