27 октябрь төнге сәгать өчләрдә Чаллының Сөембикә проспектында дүрт автомобиль бәрелешеп, ут капкан — өч чит ил машинасы янып беткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе сайтында хәбәр ителә.
Авариядә “Мерседес” һәм “Лифан” маркалы машиналар тулысынча янып беткән, “Киа” һәм “ГАЗель” йөк машинасы өлешчә зыян күргән.
Фото: ГУ МЧС России по РТ