Гомере фаҗигале рәвештә өзелгән танылган баянчы Шәфәгать Салихов бүген туган ягы – Азнакай районы Таштуган авылында җирләнде. Салават Фәтхетдинов дустын, хезмәттәшен соңгы юлга озатканнан соң кайтып килү видеосы белән уртаклаша. Кичә ул әлеге кайгылы хәбәр турында журналистлар соравына «Йөрәгемне тетрәндереп ярып, бик начар хәбәр килеп җитте. Яшьтән үк бергә булдык… Минем хәлне аңлыйсыздыр…» дигән халык артисты.
Бүгенге карлы-яңгырлы юлны видеога төшереп: «Без килгәндә җәй иде, хәзер кыш. Табигать елый. Бик шәп кеше иде Шәфәгать», ди җырчы.
Посмотреть эту публикацию в Instagram