- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстанның Мамадыш районындагы авариядә “Лада” машинасын йөртүче 60 яшьлек ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе. Фаҗига 27 октябрь Мәскәү-Уфа юлының 958нче километрында булган.
Анда “Лада Калина” автомобиле “Хово” йөк машинасы астына килеп кергән.
Урынга килеп җиткән коткаручылар, җиңел машинаны гидравлик корал ярдәмендә кисеп, эченнән ир-ат мәетен алган. Билгеле булганча, һәлак булучы – Татарстанның танылган баянчысы Шәфәгать Салихов иде…
Фото: tatar-inform.tatar