Әгерҗедә юл һәлакәтендә 5 кеше, шул исәптән өч бала үлә

-- Лэйсирэ

28 октябрь кичке якта Әгерҗенең Красный Бор юлында коточкыч юл һәлакәте була. Кичкетаң авылы янында ВАЗ-2114 бензовоз белән бәрелешә. Җиңел машинадагыларның котылуга шанслары булмый: биш кеше, шул исәптән өч бала урында ук һәлак була.

Беренче фаразлар буенча, беренче кар яуган көйсез юлда ВАЗ, каршы як полосага чыгып, бензовоз КАМАЗ астына килеп керә. Урында тикшерүчеләр фаҗига нечкәлекләрен ачыклауны дәвам итә.

Фото: соцсети
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий