МЧС Шәфәгать Салихов белән булган каза мәгълүматен исемсез генә тарата [фотолар] 

-- Лэйсирэ

Татарстанның Мамадыш районындагы авариядә «Лада» машинасын йөртүче 60 яшьлек ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе. Фаҗига 27 октябрь Мәскәү-Уфа юлының 958нче километрында булган.

Анда «Лада Калина» автомобиле «Хово» йөк машинасы астына килеп кергән.

Урынга килеп җиткән коткаручылар, җиңел машинаны гидравлик корал ярдәмендә кисеп, эченнән ир-ат мәетен алган. Билгеле булганча, һәлак булучы — Татарстанның танылган баянчысы Шәфәгать Салихов иде…

Фото: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий