Бу атнада ничә көн ял итәбез

-- Лэйсирэ

Бу атнада Татарстан халкы 4 көн рәттән ял итәчәк. Бу хакда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтындагы 2018 елга хезмәт календарендә язылган.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Быел быел ул якшәмбегә туры килгәнлектән, аны дүшәмбегә күчерәләр. 6 ноябрь, сишәмбе көнне, Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көнне дә ял итәчәкбез.

Шулай итеп дүрт көн: 3, 4, 5, 6 ноябрь ял көннәре булачак.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле