«Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманованы үлгән дигәннәр

-- Лэйсирэ

«Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова үзе белән булган кызыклы хәлне сыйләгән. Шушы көннәрдә аны үлгән дигән сүз чыгарганнар икән. Бу вакыйга болайрак була.

Шимбә көнне юбилей алып барганда аңа хезмәттәше Дилбәр Фәиз шалтырата һәм хәл-әхвәлләрен белешкәч: «Әйтәсем килмәгән иде инде, ләкин монда сине үлгән дип язалар» ди.

«Минем беренче фикерем, ох, озак яшәячәкмен дидем. Ә аннары, тере кешене җирләделәр бит дип төптәнрәк казына башлагач, бу сүзләрне уйлап чыгаручылар хаклы бит дигән фикергә килдем. Кичәге «мин» юк бит инде, кичә генә түгел, бер секунд элек булган «мин» дә юк — мин инде башка бит. Сезнең белән дә шулай! Ә без тормышыбыз бер генә дибез… Без бит аны шулкадәр күп тапкыр һәм, әгәр телибез икән, кызыклы итеп яши алабыз. Барысы да үзебездән тора! Хаталар ясадык, аны аңладык, дәресне алга таба дәвам итәбез. Үткәннәргә кайтмагыз, бүгенге көндә яшәгез!» дип фәлсәфи уйлары белән уртаклаша «Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова.

Фото: инстаграм

Бәйле