Рамил Шәрәповның «Алимент- 18 еллык кредит» дигән сүзләре Кукмара прокурорын 300дән артык бала әтисе 40 миллион сумлап бурычлы булуын әйттерә

-- Алина

Кукмара районы  прокуроры   Ришат Шакиров үзенең инстаграм битенә борчулы язма урнаштырган. Язмада сүз  җитди мәсьәлә- алимент турында бара. Постка ул Рамил Шәрәпов белән төшкән фотосын куйган.  Язмасын да Шәрәповның сүзләреннән башлый.

«Рамил Шәрәповның шаян бер сүзе бар:»Алимент — ул акылсыз ир-атның 18 еллык кредиты» Ләкин бүгенге көндә бу бик җитди мәсьәлә. Кукмарада гына алимент буенча бурыч 40 млн. сумнан артык тәшкил итә. Ә бу бит 300 дән артык баланың тормышы. 40 тан артык кеше административ, 4 — җинаять җаваплылыгына тартылган.
Алиментлар түли башласыннар өчен нинди чаралар күрергә кирәк дип уйлыйсыз?» , дип язып Ришат үзенең инстадусларына мөрәҗәгать иткән.

Әлбәттә прокурорның бу язмасы берәүне дә битараф калдырмаган. Инстадуслары бу мәсьәлә буенча аңа үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен  җиткергәннәр.

«Эш таба алмаган ир-атларга эш табып бирергә, әгәр эшкә чыкмасалар җаваплылыкка тартырга.» , «Алимент түләмәгән аталар белән сөйләшүләр алып барырга, үзләрен бала һәм ялгыз ана урынына куеп карап, уйлау мөмкинлеге бирергә», «Ялгызың бала үстерүче, ире алимент түләмәүче  аналарга субсидияләрне арттырсыннар иде», дигән фикерләр язганнар пост астына.

 

Бәйле