Ислам дине буенча, әләкче кем ул? — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Баланы кечкенәдән “әләкләшү – начар сыйфат” дип өйрәтсәләр дә, әлеге гадәттән гомере буе котыла алмаган кешеләр җитәрлек. Хәер, алар аннан арынырга тырышмый да, киресенчә, бу сыйфатларын үз файдаларына кулланып яши бирәләр. Мондый хәл бигрәк тә зур булмаган эш урыннарында ачык күренә. Әләкләшү ул Аллаһы Тәгалә биргән бер сыйфатмы, әллә чирме?

Ул нинди затларга хас? Болар турында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.

– Безнең илдә гомер-гомергә әләк­челәр булган. Сталин заманында алар аркасында күпме халыкның гомере өзелгән, тормышы җимерелгән. Әле дә авызыңны үлчәп ачмасаң, әйткән сүзеңне тиешле кешесенә җиткереп, шуннан тәм табып яшәүчеләр очрый. Ислам дине буенча, әләкче кем ул?

– Бу мәсьәләгә бертөрле генә карарга ярамый. Бәяне әләкләүнең максатына карап бирергә кирәк дип саныйм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд­нең (с.г.в.) хәдисеннән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә: “Ниятегезгә карап гамәлегезгә бәя бирелер”, – ди. Әләкләү дә чагыштырмача. Мисал өчен, армиядә солдатлар һәм офицерлар тормышы бар. Ничек кенә яшерергә тырышсалар да, олырак хәрбиләр яңа килгән яшь егетләрне кыерсытмый калмый. Кем әләкли, ә кем юк икәнен дә тикшерәләр анда. Кемдер үзен кыерсытулары турында офицерга барып әйтсә, көн бетә инде. Чөнки казарма законы буенча, әләкләшү – начар гамәл. Зур масштабта карасак, ул солдат офицерга үзен рәнҗетүләрен җиткереп, кемнеңдер сәламәтлеген саклап кала. Мәсьәләнең шул ягы да бар. Хәтта Расүлебез заманында да аның “күзләре” һәм “колаклары” йөргән. Аларның максаты Аллаһы ризалыгы өчен динебезгә хезмәт итү булган. Үзләре яшәгән шәһәрдә, җирлектә дингә, Пәйгамбәребезгә каршы ниндидер җинаять кылмасыннар дип тырышканнар.

– Ярый да ул “күз”, “колак”, гадел булып, дөреслекне җиткерсә, ә үз файдасына кулланса хөкеме нинди? Әйтик, оешмада да берәү җитәкчегә якын, икенчеләр ерак тора, аны сирәк күрә. Еш кына әләкләшкән кеше шушы вәзгыятьне үз файдасына куллана. Бу очракта җаваплылык кем өстенә төшә?

– Әлбәттә, кеше объектив фикер йөртә, гадел, үз мәнфәгатен генә кайгыртмый, оешмадагы эш өчен янып-көя, берәүгә дә аяк чалмый, зыян китерми, кеше урынына менеп утырырга ашкынмый, җитәкченең башын әйләндереп, үз фикерен тагарга теләми икән, аның әләкләшүеннән зарар юк. Ә инде алда санап кителгәннәрнең киресен эшләсә, зур хата ясый һәм моның өчен аңа җавап бирергә туры киләчәк. Монда адәм баласының күңел киңлеге, иман байлыгы, фикер сөреше, объективлыгы чагыла. Ул – эгоист, башкаларның хакын үтәми, үзен генә уйлап йөри, ялганчы икән, әлбәттә, тирә-мохиткә зур зыян салачак. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең “Бүлмәләр” сүрәсендә: “Аллаһы Тәгалә сезне бер-берегез артыннан тикшеренеп, тырнак астыннан кер эзләп, иснәнеп, төпченеп йөрүдән тыйды”, – диелә. Расүлебез дә үзенең хәдисендә: “Иң хәерле мөселман шул: кем үзенә кагылмаган эшкә борынын тыкмый”, – ди. Кагылмаган эшкә тыкшынмау – хәерле мөселманның сыйфаты. Без инде төпченергә яратабыз, кешене тикшерәбез, тормышында казынабыз, соңыннан шуларны башка берәүгә җиткерәбез һәм бу яраткан эшебезгә әйләнә, күңелебезгә бәлзәм була. Шул рәвешле, гөнаһ арты гөнаһка батканыбызны сизми дә калабыз. Чөнки андый төпченүләр, әләкләшүләр артыннан гайбәт китә. Гайбәт – ул мәет булган туганыңның итен ашаган кебек бик әшәке гамәл. Бу хакта Аллаһы Тәгалә кисәтә. Шуңа да һәркайсыбыз күбрәк үзебез турында уйласак иде. Үзеңнең җитешсезлегең юкмы? Кемнеңдер тырнагы астыннан кер эзлисең, бәлки син аңа караганда түбәнрәктер дә, чөнки аны сөйләп йөрисең. Аллаһы Тәгалә шул ук “Бүлмәләр” сүрәсенең унберенче аятендә: “Бер кеше икенче берәүне мәсхәрә итмәсен. Шәт, мәсхәрә ителгәне мәсхәрә итүчегә караганда хәерлерәктер”, – ди. Шуны онытмасак иде: Аллаһы Тәгалә сиңа кирәкле мәгълүматны Үзе җиткерә. Әгәр җиткермәсә, димәк, ул хәбәрнең сиңа хаҗәте юк. Моның дәлиле – Коръәни Кәрим. Анда Аллаһы Тәгалә күп урында мәгълүматны тулысынча ачмый. Мисал өчен, Адәм белән Һәва җимешне барып каптылар диелә, ә нинди җимеш булуы әйтелми. Алмамы, борчакмы, бодаймы… Чөнки мәгънә җимештә түгел, ә гөнаһ кылуда. Әйтик, Муса (г.с.) каршында батып үлгән Фиргавен кем ул? Аны хәзер төрле исемнәр белән атыйлар. Хакыйкатьтә, аның атының әһәмияте юк, ә нәрсә кылганы, нинди гөнаһка батуы мөһим. Шуңа күрә дә тикшермә, төпченмә, белешмә! Үзеңне бел һәм үз гамәлләреңә бәя бир.

– Кем әләкләшеп йөри дип уйлыйсыз? Бу гамәл кешенең нинди сыйфатларын ача?

– Әләкләшкән кешедә, кимендә, иң зур ике чир бар. Шуларның берсе – тәкәбберлек. Ул булдымы, көнчелек тә баш калкыта. Тәкәббер булмаган кеше көнләшми. Ә тәкәббер зат башкаларны үзеннән өстен күрә алмый. Берәү әз генә күтәрелсә дә, мине уза дип хафага кала, аның дәрәҗәсен төшерергә тырыша. Әйтик, җыелышларда аны “урынына утыртырга” маташа.

– Җыелышта йөзеңә бәреп әйт­сәләр яхшы да, ләкин, гадәттә, андый эшләр кешенең үзе югында, астыртын рәвештә эшләнә бит…

– Хезмәткәр үз эшенең остасы, үз көченә ышанган икән, аның күңелендә тәкәбберлек, көнче­лек кебек чирләргә урын калмый. Гадәттә, сәләтсез, булдыксыз ке­ше­ләр әләкләшеп йөри. Кайбе­рәү­ләрнең холкы шундый була – ул яраклаша белә һәм әләкләшеп тәм таба, күңеленә тынычлык ала, үзен шушы юлда дөрес яшим дип уйлый. Коръәни Кәримдә “Бәкара” сүрә­сендә: “Кайбер кешегә “җир йөзендә бозыклык кылма, дөрес эшләмисең”, – дип әйтсәң, ул: “Бозыклык кылмыйм, төзәтәм”, – ди. Дөреслектә алар бозык­лык кыла, әмма үзләре шуны сизмиләр”, – ди. Әләкчеләр дә әләкләп, җитәкчегә әйтеп, шалтыратып тәртип салам дип уйлый, чынлыкта, киресенчә, бозык кына эшлиләр.

– Кайберәүләр шул дәрәҗәгә барып җитә, әләкләшкәнен, сүз йөрткәнен сизми, белештерми башлыйлар. Бу очракта да гөнаһ саналамы?

– Әлбәттә! Иң дөрес юл шул: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә өйрәткәнчә, бер бозык­лык күрдең исә, аны кулың белән туктат. Кулың белән туктата алмасаң, телең белән, телең белән дә каршы тора алмасаң, калебең белән туктат. Ягъни, нәрсә эшли аласың, шуны кылырга кирәк. 1991 елда Кабан арты мәдрәсәсенә укырга кердем. Өйләнгән чак, кулымда – алтын балдак. Ул чагында алтынның ирләргә хәрәм икәнен белмим. Моны бер шәкерт күреп алган бит. Укытучыга әйтергә дә була бит. Юк, ул алай эшләмәде. Тәнәфес вакытында баскыч астына чакырып алды да: “Сине озакламый мәҗлескә чакыра башларлар. Өстәл башына утырып, дога кылырга кулыңны күтәргәч, кунаклар алтын балдагыңны күрер. Ә диндә алтын йөзек кияргә ярамый. Бик авыр хәлдә калырсың. Шуңа салып куй”, – дип матур гына аңлатты. Аннары инде үзем дә хәдисләрдән алтынның ирләр өчен хәрәм икәнен белдем. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Бер мөэмин – икенчесенең көзгесе”, – ди. Иртән торгач, күз ачылмаган, теш чистартылмаган, биткә крем сөртелмәгән була һәм шундый кыяфәттә көзге каршына килеп басабыз. Көзге кычкырмый, тыныч кына чын йөзебезне күрсәтә, шуңа карап төзәләбез. Чын мөселман да шундый булырга тиеш. Җитешсезлегеңне күрде икән, кешегә дә әйтми, кычкырмый да, әләкләләми дә, ә ипләп кенә шул кимчелекне төзәтергә тырыша. Ә инде кемгәдер шоу, күңеленә “бәлзәм” кирәк икән, ул бу хатаны башка берәүгә җиткерә, бар дөньяга чәчә. Андый бәндә шайтан юлында йөри дигән сүз.

Автор: Энҗе Басыйрова

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле