Хәлсезлектән ничек котылырга?[киңәш]

-- Алина

Әгәр тиз арыйсыз икән, димәк, сезнең туклану рационыгыз балансланмаган, вита­миннар, минераль матдәләргә бай түгел. Азык-төлек организмга көч кер­тергә, нервларны тынычландырырга, мат­дәләр алмашын яхшыртырга тиеш.

Күрәгә белән йөзем йөрәк һәм баш миенә файдалы. Бу кипкән җиләк-җимешләр калий, микроэлементларга бай, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк.

Сарымсак иммунитетны ныгыта. Составындагы аксым организмны тискәре факторлардан саклаучы антитәнчекләр бүлеп чыгара.
Әчегән сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәк эшчәнлеге өчен кирәк. Бу иммун системаны ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга булыша.

Банан – энергия чыганагы. Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кебек көч кертми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсультны кисәтә.

Югарыда күрсәтелгән файдалы ризыкларны куллансагыз, иммунитетыгыз нык, энергиягез ташып торыр.
“Ашыгыч ярдәм” газетасынан

Бәйле