Айсылу Габдинова үзен таза дип саный

-- Алина

Р.Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты, җырчы Айсылу Габдинова Инстаграмда үзе турында берничә кызыклы факт белән уртаклашты. Артистка бирелгән сорауларга «Әйе» яки «Юк» формасында гына җавап бирү тәкъдим ителде.

«Син үзеңне таза дип саныйсыңмы?» дигән сорауга җырчы «Әйе» дип җавап кайтарды. Аптырарлык әйбер юк та кебек, нинди генә матур булса да, хатын-кыз һәрвакыт камиллеккә омтыла. Тулысынча үз-үзе белән канәгать булган кешеләр бик сирәктер ул. Артист халкына бигрәк тә авырга туры килә, һәрвакыт сәхнә утлары, камера һәм тамашачы алдында…

Үзенең инстаграм битендә ул фитнес клубта төшкән фотосы белән дә  бүлеште. Фото астына «Гөлсирин (gulsik93) монда тазарыр өчен йөри, мин ябыгыр өчен йөрермен инде», дип язып куйган.

 

Күптән түгел кияү эзләү максаты белән өр-яңа проект тәкъдим иткән Айсылу хәзерге вакытта йөргән егете булмавы һәм берәүгә дә гашыйк булмавы хакында әйтте. Димәк, җырчы кызыбызның йөрәге буш. Кемнәр әле өйләнмәгән, үз көчегезне сынап карый аласыз!

 

 

 

Автор: А. Галимова Сәхнә журналы 
Фото: Инстаграм @aisylu_gabdinova

Бәйле