15 яшьлек бала фонтан астында калып үлә

-- Алина

31 октябрьдә Ижевск шәһәрендәге паркта яшүсмер бала һәлак булган. Аның өстенә фонтан ишелеп төшкән. Бу турыда Удмуртия буенча Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Кичке бишләр тирәсендә шәһәр паркында  балалар ял итеп йөри. 15 яшьлек малай өстенә кышка әзерләп куелган фонтанның бер өлеше ишелеп төшә. Мәктәп укучысының башы имгәнә һәм ул үлә.

— Баланы кызганыч, әмма исән калу чыннан да икеле иде. Гадәттән тыш һәлне үзем дә күрдем, коткаручыларга фонтанны күтәрергә булыштым. Сигез кеше көчкә  күтәрдек. Аның авырлыгы бик зур, — дип хәбәр итә фаҗига шаһите.

Фонтан әле яңа, 2017 елда гына куелган була.Фаҗига буенча җинаять эше ачылган.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий