«Бишегең янына утырдым да:»Кызым, бәхил бул, яме?!» дидем»- Илсөя Бәдретдинова Казан концертында үзәк өзгеч хәтирәләрен сөйләде [репортаж]

//Юлия Насыбуллина //Tatar-today.ru// Рөстәм Исхакый фотолары//

Илсөя 8 айлык булып дөньяга килә. Табиблар ул вакытта баланың исән калачагына өмет бирмиләр. «Теләсәң өеңә алып кайтып кит, бүгеннән дә калмас кызың» — диләр Илсөянең әнисенә. Баласының өзгәләнеп елаганы йөрәген телгәч, өметен өзә ана. Күрше хатынының сүзен тыңлап, кызын самогонлы чүпрәккә төреп бишегенә сала да, бәхилләшеп чыгып китә. 1,8 кило авырлыкта ярым үле тууы, 6 сәгать самогон эчендә ятып исән калуы турында Илсөя быел беренче мәртәбә тамашачыга ачылып сөйләде. «Күңел куша» тамашасы Филармониядә 3 көн дәвам итте. Залда утырган халык күз яшьләрен тыя алмыйча авыз ачып Илсөяны тыңлап утырды. Анда без дә булдык.

 

«Үзәк өзгеч салкын көн иде. Өйгә кайтсам, әтиең дә, әбиең дә минем белән сөйләшмиләр. Әкрен генә эчтәге бүлмәгә үттем. Сине бишеккә салдым да, тыела алмый еладым. Күрше хатыны кергән. «Гөлсинә, син болай азаплама сабыйны. Самогонны җылыт та, шунда чүпрәкләреңне батырып тот. Аннары балаңны шул чүпрәккә төреп яткыр. Спирт бала тәненә бик тиз сеңә. Азапланып ятмасын, әкрен генә китсен» — ди. Әни күрше хатынының сүзен тыңлап, мине самогонлы чүпрәккә төрә дә юрган белән каплап калдыра, үзе  чыгып китә. 6 сәгать буе өйгә керә алмыйча урамда тилмереп, елап йөри. «Караңгы төшеп беткәч кенә кердем. Бишегең янына утырдым да: «Кызым, бәхил бул, яме?!» дидем. Юрганыңны ачып җибәрсәм, акырып ашарга сорап ятасың бит!?» — диеп елап сөйли иде әни. Әни, ашыйсы килми иде, эчәсем килә иде минем. Алты сәгать самогонда ятып карале син!» — дип мышык-мышык елап утырган тамашачыны көлдереп куйды Илсөя.

Оливерга акча җитмәгән?

Еллар узган саен төркем үзгәрә, яшьләр киләләр дә китәләр. Бары Сергей Тихонов кына Илсөягә тугъры булып кала бирә. Бәдретдинованыкы кебек үзенчәлекле иҗат төркеме татар эстрадасында бер кемдә дә юк. Состав быел тагын яңарган, ишәйгән. Элек эшләгән баянчылары Илшат Хисәметдинов кире кайткан. Палестинадан Хамза Истатия исемле рэп укучы егет өстәлгән. Оливер киткән. «Йолдыз чире» йоккан дип аңладык. «Оливер безнең төркемдә эшләсен дисәк, билет бәяләрен 2 меңнән дә түбән куеп булмаячак» — диде Илсөя. Кара егет бәясен күтәргән күрәсең. Аның урынына менә дигән Саба егетен алганнар. Фәнзил Шәрифуллин әллә ничә төрле уен коралында уйный, оста итеп бии дә белә.

Башкортостан егете Илнур Колахмәтов 5 ел Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә эшләгәннән соң, Илсөя Бәдретдинова төркеменә күчә. «Күп нәрсәгә өйрәндем, рәхмәт. Әмма дәүләт ансамблендә киләчәгемне күрмим. Үз исемем белән үсәсем, камилләшәсем килә» — дип сөйләгән иде ул чагында. Бүген ул Казан тамашачысы алдында үзенең уникаль артист булуын тагын бер кат исбатлады. Илнур татар һәм башкорт эстрадасында тамак төбе белән җырлый белүче бердән-бер җырчы әлегә. Андыйлар башка юк, диде Илсөя.

Якутиядән кайткан Айсхана — шаманнар нәселеннән. Караңгы урманда әбисе карамагында үскән бала. Күңелсезләнгән вакытларында урманга чыгып, кошлар, җәнлекләр белән сөйләшеп йөри торган була. Илсөя аны бик үзенчәлекеле кеше, ди. «Концерт беткәч 10-15 минут үзе янына якын җибәрми, беркем белән дә сөйләшми. Чөнки аңа бик авыр. «Бөтен көчемне тамашачыларга биреп керәм» — ди.  Кичә концерт алдыннан килеп хәлемне сорады. «Мин борчылам. Сез сизмисез, яныгызда арагыздан киткән якын кешеләрегезнең рухлары йөри, алар сезнең өчен борчыла» — диде. Телсез калдым» — дип сөйләде Илсөя Айсхананың үзенчәлекле сәләтләре турында.

«Кияүгә чыккач җырлаудан туктармын бәлки…»

Илсөягә һәрвакыттагыча тамашачыларның сораулары күп иде. Концертта дүрт почмаклап төрелгән «сәлам хатлары»ның чиге булмады.

«Бер көнне җитәкчеләрне сүккән идегез. Сүзе булмадымы?» — дип борчылып язганнар. «Мин аларны көн саен сүгәм. Әле берсе концертка 15-20 чакыру билеты сорап килгән. 7 миллионлык машинада йөри үзе. Әби миңа: «Кызым, кул-аягың исән чакта бөтен хәерчеләргә дә ярдәм итеп яшә» — дип әйтә иде. Менә шул хәерчеләргә ярдәм итеп яшәп ятабыз» — диде Илсөя.

«Кайчан кияүгә чыгасың, җырлаудан кайчан туктыйсың?» — кебек сорауларны да җавапсыз калдырмады җырчы.

«Кияүгә чыккач җырлаудан туктармын бәлки. Тик әлегә чират торып чакырып торучылар юк. Дөресен әйтәм, киләләр, матур итеп сүз катып карыйлар да, хатыннары янына очтырып кайтып китәләр. Килеп алып китә торган бөркет чыкмасмы дип көтеп утырам әле, туйдым бу бозаулардан» — дип җебегән ирләрдән зарланып алды җырчы. Шулай да ул ялгыз кебек тоелмады. Сәхнәдә бер кочак чәчәк бәйләме күргәч, халык аһ итте. «Букет турында сорап язмагыз, барыбер җавап бирмәячәкмен. Әлегә әйтмим. Берәр кайчан сөйләрмен» — диде.

«Мин бит әткәй синең малаең»

«Кыска гына вакыт эчендә нәрсәләр генә булып бетмәде. Әни китте, Илфак китте, әти китте… Мин малай булырга тиеш булган әти кызы. Кунаклар килгәч табын артында әтигә сүз бирәләр иде. Әти шул вакыт: «Миңа мени инде ул сүз әйтергә? Кәкре тәпиле малаем, әйдәле, Илсөя, әйт әле бер матур сүз» — дип мине чакырып китерә. Кечкенәдән Урал мотоциклының бензобагына утыртып йөртеп кәкрәйтеп бетерде ул минем аякларны. Әти лесник иде. Төнге сәгать икеләргә кадәр аның белән пилорамада такта яра идек. Арып беткәннән соң әти: «Малай, анаңа күрсәтмичә генә гармунны алып чык әле» — дип мине өйгә кертеп җибәрә иде. Төннәр буе җырлашып утыра идек. Әтигә багышлап җыр язасым килде. Соңгы көннәре иде. Әтине мендәр арасына терәп утырттык та, җыр тыңлатам. Күзеннән мөлдерәп яшь ага. Мин тыңлатам, әти елый. Карават башына чытырдатып ябышты да, күземә туп-туры карап аягын шуыштырып китереп, минем аякны кәкрәйтеп куйды. Үзе елмаймакчы була. Мин сине таныдым, Илсөям, дигән сүзе иде бу. Шуннан соң озак тормады, әти китте» — дип әтисенең соңгы көннәре турында сөйләде Илсөя.

Илсөя кинода төшәчәк!

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова Казанда 3 көн рәттән шаулатып концерт куйды. «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова Илсөягә кинода төшергә тәкъдим ясады. Әлеге тәкъдимне тамашачы да хуплады. Шуннан соң Илсөя ризалык белдерде. «Илсөя риза, димәк, киләсе елга Илсөяле киноны кинотеатрларда күрә алачакбыз» — дип вәгъдә бирде Миләүшә ханым. 3 сәгатьтән артык барган тамаша элеккеге заман җырларыннан торган тезмә белән тәмамлады. Концерт алдан төзелгән сценарий буенча бармады. Барысы да нәкъ Илсөячә булды, аның күңеле кушканча…

P.S. Тиздән Татар тудей порталында Илсөя Бәдретдинованың Казандагы ахыргы концертыннан Илшат Вакказов алып баруында махсус видео тапшыру да чыгачак. 

Бәйле