Ә күңел барыбер ышана: ике яшьлек авыру сабыйның әнисендә шеш табалар

-- Лэйсирэ

Ике яшьлек Әминә Шиһаповага ярдәм кирәк! Сабыйда – ДЦП диагнозы. Аяк-куллары тыңламый, сөйләшә алмый, җитмәсә, өянәкләре дә еш кузгала. Көтеп алынган сабыйларының авыру булуы гаиләне тагын да ныграк берләштерә.

– Авырлы вакытта җиңел йөр­дем. Тик менә 25 атнада тулгагым башланган иде. Тиз генә табиб­ларга күрендем. Алар исә хәл­дән чыгу җаен таптылар. Аналыгымны тегеп, тулгакларымны туктатып куйдылар. Аннан соң да сә­ламәт­легемә зарланмадым. Әмма 33 атнада яңадан тулагагым кузгалды, – дип искә ала Әми­нә­нең әнисе Алсу. – 2016 елның 15 октябре иде бу. Балам туды. Әмма суламады. Шуннан соң аны реанимация бүлегенә күчерделәр. 15 көннән артык кислород астында ятты. Табиблар шунда ук безне, балагыз авыру булачак, дип ки­сәтеп куйды.

Әминәнең йөрәге дә начар эшләгән. Өч айга бер Балалар рес­публика клиник хастаханәсенә килеп тикше­ренү үтеп торалар икән. “Әминә үсеше ягыннан башка яшь­тәшлә­реннән бик калыша. Күзе дә начар күрә башлады. Бары тик могҗизага ышанып, өмет белән яшибез. Балабызны яшәтәсе килә бит! Баштарак чиренең ни икәнен дә аңламый идек. Үз башыңа төш­кәч, өйрәнә­сең икән ул! – ди Алсу. – Өя­нәк­ләрнең барлыкка килүе сә­ла­мәт­легенә бик начар тәэсир итте. Җитмәсә, йөрәге тагын да начарланып тора. Табиблар, үсә төшкәч кардиостимулятор куясы була, дип кисәтеп килде. Йөрәге ешрак туктап тибә башлагач, опера­циягә кердек. Хәзер балам­ның йөрә­ген­дә – кардиостимулятор.

Сабыйга наркоз начар тәэсир иткән. Үсеше тагын да артка калган. Шиһаповлар тырыша торгач, Әми­нәнең өянәкләре кимегән. Быел­ның август аенда Литвага барып дәваланып кайту насыйп булган.

– Шул чакта бер дә белмәгән кешеләр акчалата ярдәм күрсәтте. Аларның ихласлыгына шаккаттык. Анда баргач, Әминәдә үзгәрешләр сизелде. Ике яше тулса да, утыра да алмый, йөрми дә, кулына уенчык­лар да тотмый. Үзебез ашатабыз. Хәтта шешәсен дә тота алмый. Ә табиблар күңел­дә өмет уята. Әгәр тернәкләндерү курсларын ешрак үтсәк, кызыбыз аякка басачак! Бу хәбәр безне бик сөендерде. Әмма бар да акчага бәйле бит, – ди Алсу.

Кызының авыруы гына җит­мәгән, Алсуның үзендә дә авыру тапканнар. Бер бөерендә шеш барлыгы ачыкланган. Шөкер, операция уңышлы уза.

– Хәзер миңа авыр күтәрергә ярамый. Ә кызым гел кулда. Башкача мөмкин дә түгел. Опе­ра­циядән соң ирем Ильяс ярдәм итә. Хәзер баланы ул күтәреп йөри. Шунлыктан эшеннән китәргә туры килде. Ә бит баланың пенсиясенә генә тормыш итү авыр. Әлегә эшкә дә чыгып булмый. Шуңа күрә чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ булып калдык. Әле ярый миһербанлы бәндәләр күп, – ди Алсу.

Табиблар Әминәнең үсешендә генетик тайпылышлар барлыгын яшерми икән. Моны да ачыкларга кушалар. Әмма андый анализны бары тик түләүле генә эшлиләр. Бәясе 100 мең сум тора. Шушы сумма янәшәсендә тернәкләндерү үзәк­ләренә йөрүне дә кушсаң, зур сумма килеп чыга. Шуңа да Алсу белән Ильяс газета укучыларның ярдәменә өметләнә.

Әминәгә булышырга те­ләү­челәр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әтисе Шиһапов Ильяс Идрисович исемендәге Саклык банкы картасы:
5469620015665753.
Шул ук исемдәге
Ак Барс банкы картасы:
5209351229765222.
Яндекс кошелек:
410015686890639.
Киви кошелек +7950 321 79 97.

Гөлгенә Шиһапова

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Бәйле