Ире һәм баласы ятим калды: яман шеш белән көрәшүче Лилия Нуруллина бакыйлыкка күчте [соңгы видеосы]

-- Лэйсирэ

Казанда яшәүче Лилия һәм Илназ Нуруллиннар гаиләсе бу көннәрдә зур югалту кичерә. Җомга, 2 ноябрь көнне, Төркиянең онкология хастаханәсендә бер елдан артык яман авыру белән көрәшүче Лилиянең гомере өзелгән.

Лилия бер ел элек авырый башлый. Табиблар аның үпкә­сендә яман шеш таба. Өмет­ле сүз әйтмиләр. Авыруның соңгы ста­диядә булуы ачыклана. Лилиягә бер-бер артлы дүрт мәртәбә химия терапиясе бирәләр. Ярдәме тими. Ул гына да түгел, быел анда тагын бер яман шеш табалар. Хәле көннән-көн начарлана башлады. Аптырагач, чит ил белгечләренә мөрәҗәгать итәләр. Төркия табиблары Лилиянең гомере өчен көрәшеп карарга вәгъдә биргән. 17 октябрьгә каршы төндә Лилия әнисе һәм кызы Эльза белән шунда очтылар. Ләкин Төркиядә Лилиянең күзләре мәңгелеккә йомылды.

23 октябрь көнне төшерелгән соңгы видеосында Лилия тиздән барысы да яхшы булачагына өметләнүен, дәвалануга кирәкле сумма җыелып бетәргә бик аз гына җитмәвен әйтә.

Якыннарының авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләһи рәҗигун…

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Привет всем от меня и от Эльзульки-капризульки? Я немного волнуюсь, завтра, наконец-то час икс- встреча с профессором, где он посмотрит ПЭТ КТ и мы точно определимся с дальнейшим планом действия! И вообще, узнаю, что происходит с моим организмом. Надеюсь ? новости будут хорошими, и завтра вечером я постараюсь обо всем рассказать, дорогие! А пока, спокойной ночи, пусть вам приснятся красочные и хорошие сны?❤️ обнимаю, целую, люблю, ваша Лиля??? и ещё хотела бы поблагодарить и попросить вас..до необходимой суммы осталось совсем чуть-чуть, Аллага шокер? , помогите пожалуйста нам ??? ?Реквизиты для оказания помощи: ?Сбербанк: 4279 6200 2933 6808 Нуруллин Ильназ Ильясович (муж) ?Сбербанк: 5469 6200 1547 4701 Камалова Рамзия Иглямовна (Мама) ? ВТБ: 4714 8700 8826 4655 ?Киви кошелёк: 8 962 561 35 36 ?Билайн:8 965 592 68 85 ?Мегафон: 8 927 679 95 44 ?МТС: 8 987 239 97 94

Публикация от Лилия Нуруллина (@lili_nurullina)

Бәйле