Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинның продюсеры Александр Слюсаренко иҗади командага Хөкүмәттән ярдәм күрсәтелү темасына җавап бирде. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

“Бюджеттан финанс ярдәме – бәйлелек тудыра. Шуңа күрә без үз көчебезгә таянып кына эшләргә тырышабыз. Бүген “Элвин Грей” лейблына иң зур ярдәм ул – аңа комачауламау. Комачауламау, дип әйтү генә аз, безнең өчен иң мөһиме – сүзсез генә ярдәм итү, ягъни кысылмау – кыйммәтрәк”, – диде продюсер.

“Элвин Грей” лейблы – татар-башкорт эстрадасында сәләтле яшьләрне сәхнәгә чыгарырга ярдәм итәчәк. Шулай ук киләчәктә бу исем астында парфюмерия, киемнәр чыгару, ресторан ачу да күздә тотыла.

Татар-информ”, Чулпан Шакирова

Фото: Солтан Исхаков

Бәйле