«Баламны бары тик бер әйбер генә коткара ала диделәр»

-- Лэйсирэ

Узган елның ноябрендә 5 яшьлек Лилиана Сабировага атап хәйрия концерты уздырган идек. Сирәк очрый торган авыруга дучар булган кызчыкка берничә миллион сум акча кирәк булды. Без дә кулдан килгәнчә Сабировлар гаиләсенә ярдәм итәргә тырыштык. Ел дәвамында укучыларыбыз аларның хәлен белешеп торды.

– 2017 елның апрель аенда кызымның борыныннан кинәт кенә кан китте. Үзем туктата алмагач, табибларга мөрәҗәгать иттем. Алар кызымны тикшерде, анализлар бирдек. Аннары Лилианада куркыныч авыру барлыгын әйттеләр. Кызымда Фанкони анемиясе икән. Икенче төрле әйткәндә, кан рагының бер төре дигән сүз бу. Әлеге диагнозны ишеткәч, башта бөтенләй югалып калдым. Йокым качты, башыма нинди генә уйлар кермәде, – дигән иде Ләйсән.

Татарстанда бу сирәк авыруны дәваламыйлар. Баланың гемоглобины, тромбоцитлары тө­шеп бетте. Табиблар Лилиананы бары тик сөяк җелеген күчереп утыртып кына коткарып калып була, диделәр. Аңа катлаулы операция ясадылар. Шөкер, кызчык исән-сау. Берничә көн элек ул кабат Мәскәүдә тикшерелеп кайтты. Табиблар өметле сүзләр әйт­кән.

Лилиананың гимнастика бе­лән шөгыльләнеп, зур уңышларга ирешүе турында да язган идек. Авырый башлагач, әти-әнисе кызларына спорт турында онытырга туры килер дип уйлаган иде. Әмма Лилиана хәле яхшыра башлау белән яраткан шөгыленә кабат керешкән. “Берничә тапкыр спорт залына да барып кайттык инде. Баламның күзләрендә ут яна. Ул терелүенә, ниһаять, авыр­лыкларның артта калуына бик шат. Дарулар, уколлар, химия курсларыннан бик арыган иде. Әле бит берара гел башлык киеп йөрде. Аллага шөкер, чә­чләре матур булып үсте. Соңгы барганда хәтта бөдрәлә­рен табиблар да күреп шаккатты, – ди Ләйсән. – Баламның организмында чит күзәнәкләр нормада. Безгә хәзер әкренләп төр­ле ризыклар да ашарга ярый. Алайса, бик күп нәрсәдән тыелып торырга туры килде. Лилиана бик сөенде инде”.

Бу хәбәрләрне ишетеп, редакция коллективы да бик шатланды. Кайчандыр аңа ярдәм итү өчен “ВТ” укучылары да үз өле­шен кертте. Ул чакта хәйрия концертында бик күп җырчылар катнашты. Залы салкын булса да, бер генә кеше дә кайтып китмәде. Ахыргача утырды. Әнә шул чакта тулы заллар өстенә, Лилиананың туганнарының бердәмлеген, татулыгын күреп, без яхшыга, сабыйның терелүенә юраган идек. Шөкер, Ләйсәннең догалары кабул булып, Лилиана терелде.

– Ул чакларда миңа бик авыр иде. Бик озак хастаханәдә ятарга туры килде. Зур суммада акча җыясын белгәч, бөтенләй өмет­сезләнгән идем. Барлык туганнарыма, дусларыма, бер дә белмә­гән чит кешеләргә, ярдәм кулы сузган җырчыларга, “ВТ” коллективына чиксез рәхмә­темне җит­керәм. Барыгыз алдында баш иям, – ди Ләйсән.

Гөлгенә Шиһапова

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Бәйле