Чаллыда хатын-кыз күкрәк баласына газ баллончыгыннан сиптерә

-- Лэйсирэ

Чаллыда хатын-кыз газ баллончыгыннан сиптереп, өч айлык сабыйның йөзенә эләккән, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы. Бу хәл узган ялларда Автошәһәрдә 23 комплексның бер фатирында булган.

Әлеге хатын абыйсы янына кунакка килә, әмма туганнар арасында низаг килеп чыга. Ниндидер мизгелдә фаҗигадә гаепләнүче газ баллончыгын тартып чыгарып, абыйсының хатынына сиптерә. Агулы газ ананың кулында булган сабыйга эләгә.

Сабыйны кичекмәстән Чаллы хастаханәсенә озаталар. Хәзер ул дәвалау курсы уза.

Фото:https://pixabay.com

Бәйле