“Кем бүген шушы кешене өенә алып кайтып ашата?”

-- Лэйсирэ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сәха­бәләрен һәрвакыт алтын урталыктан барырга өндәгән һәм “Аллаһы Тәгалә тигезлекне ярата”, – дигән. Нәрсә соң ул алтын урталык? Ул кайчан кирәк һәм аны ничек чамаларга? Бу хакта сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.

– Нәрсә ул алтын урталык?

– Ислам дине алтын урталыкта барырга тиеш, як-якка тайпылу дөрес юл түгел. Алтын урталыкның ике ягының да үз исемнәре бар: берсе – ифрат, икенчесе – тәфрит. “Ифрат” сүзе татар телендә дә кулланыла, әйтик, ифрат күңелдән, диләр. Ул “чиктән ашу” дигәнне аңлата. “Тәфрит” сүзе исә җитешмәү мәгънәсен белдерә. Ягъни халык динне камил дәрәҗәдә үтәп барырга җитешми, кемдер арттырып ук җибәрә. Иң дөресе – урталыкта бару. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсендә: “Мин сезне уртадан бара торган өммәт буларак яраттым”, – ди. Уртадан баручы ифрат белән тәфриткә дә керми, алга да чапмый, артка да калмый, һаваланып өскә дә менеп китми, җиргә дә ябышмый, ә урталыкны саклый.

– Ни өчен кеше динне камил итеп үти алмый, ягъни тәфриткә керә?

– Намазларын җиренә җиткереп укымый, гөнаһ кыла, ураза тотса да, кайбер көннәрне калдыра, ди. Ни өчен мондый хәл килеп чыгамы? Беренче сәбәбе – ялкаулык. Икенче урында – гыйлемсезлек, өченче – янындагы дус-ишләре, тирә-мохит һ.б. тора. Болар һәммәсе дә Ислам дине кануннарын тиешенчә үтәргә ирек бирми. Ә арттырып җибәрүчеләр кемнәрме? Аларда йә урталык гыйлеме юк, йә холкы шундый (кемдер өйрәтергә ярата, башкаларга тыюлар куя, чаманы белми…).

Камил мөселман ул – урталыктан баручы. Аллаһы Тәгалә бит һәркемгә явызлык сыйфаты салган. Аның да алтын уртасы, чиктән ашканы һәм җитешмәгәне бар. Урталыктагы явызлыкны мин батырлык һәм кыерсытканга, гаделсезлеккә ваемсыз булмау дияр идем. Ә инде явызлык урталыктан артып китсә, агрессиягә китерә һәм кеше залимгә, гаделсезгә әйләнә. Явызлык җитмәсә, син куркак, ваемсыз буласың. Шуңа да урталыктагы явызлык һәрчак кирәк. Өйдә әти яки әни явыз диләр. Ул гадел, ваемсыз түгел, кыю икән, димәк, урталыктан бара. Көнчелекне мисал итеп алыйк. Әлеге хистә урталык саклауны галимнәр камиллеккә омтылу һәм беренчелеккә чыгу мөмкинлеген кулдан ычкындырырга теләмәү дип аңлата. Ягъни кеше беренчелеккә әшәкелек белән түгел, ә тырышлык, гыйлем, эшчәнлеге, хәерле юл белән омтыла. Ифратка чыкса, кара көнчелеккә әйләнә, кеше залим була, башкаларга теле, кулы, гамәле, фикере белән зыян сала. Көнчелек бөтенләй юк икән, адәм баласы кыюсыз, йөрәксез, зәгыйфькә әйләнә, түбәнчелеккә төшә. Әйтик, күршенең улы Коръән ятлаган дигән сүзне ишеткәч, күңелдә бернинди хис уянмау – битарафлык, ваемсызлык. Ягъни андый затның көнчелеге алтын урталыкка җитмәгән дигән сүз.

Һәрнәрсәдә алтын урталык кирәк, дисез. Ул шәһвәтлек кебек төшен­чә­ләрдә дә хаҗәтме?

– Әйе, шәһвәтлек дигәч, күз алдына гөнаһ килә. Ләкин бу сыйфат та һәркемнең табигатендә бар. Аллаһы Тәгалә аны адәм балаларына нигә биргәнме? Йөрәкне, акылны, тәнне гыйбадәт кылу һәм авырлыклардан берникадәр вакытка ял иттерү өчен иңдергән, ягъни “перезагрузка” ясау өчен кирәк. Әмма әгәр шәһвәт алтын урталыктан артып китсә, бу кеше нәфес колына әверелеп, хайван дәрәҗәсенә төшә. Ә инде шәһвәтлек җитмәсә, зәгыйфьләнә, хәле кими, үзендә, тормышында түбәнчелек сизә башлый. Аллаһы Тәгалә һәр төшенчәнең алтын уртасын билгеләгән, ифрат белән тәфрит дәрәҗәләрен куйган.

– Юмартлык кебек сыйфатларның чиге бармы соң?

– Юмартлыкның өч дәрәҗәсе билгеләнгән. Беренчесендә, кешегә, байлыгыннан өлеш чыгарып, башкаларга сәдака итеп бирү авырлык тудырмый. Мондый зат киң күңелле була. Ләкин башкаларга биргән малы әз, үзендә күбрәк калдыра. Икенче дәрәҗә болай аңлатыла: дини күзлектән караганда, юмарт кеше байлыгының яртысын һәм аннан да күбрәк өлешен мохтаҗларга бирә. Өченче дәрәҗәдә, кеше мохтаҗларны үзеннән артык күрә. Пәйгамбәребезнең сәхабәләрен­нән ансарлар, ягъни Мәдинә халкы шундый булган. Үзләре мохтаҗлык кичерсәләр дә, ничек тә фәкыйрьләргә ярдәм кулы сузганнар. Бу турыда бер бик матур кыйсса да бар. Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына бер мөһаҗир килә. Ул Мәдинәдә йортын калдырып Мәккәгә күченгән, бик ярлы була. “Йа Расүлуллаһ, өч көн инде авызыма бер бөртек ризык капканым юк”, – ди. Пәйгамбәребез Мөхәм­мәд (с.г.в.) аны үз өенә җибәрә. Теге бик тиз урап килгәч, Расүлебез: “Ни булды?” – дип сорый. “Хәләл җефетегез өегездә ашарга бернәрсә юк икәнен әйтте”, – ди мөһаҗир. Шунда Пәйгамбәребез ансарларга мөрәҗәгать итеп: “Кем бүген шушы кешене өенә алып кайтып ашата?” – ди. Талха исемле сәхабә уйлап та тормый, беренче булып сикереп тора да: “Безгә кайтсын, мин ашатам!” – ди. Кунакны алып кайтканчы, башта үзе өенә юл тота. Хатыны исә: “Ике балабызга дип кенә калдырган ризык бар”, – ди. Моны бүгенге тормышта күз алдына китереп тә булмый, чөнки безнең суыткыч та, баз да азык-төлек белән тулы. Әле шулай да балага дип пешергән ризыкны башкаларга бирмибез. Талха хатынына: “Балаларны бүген ашатмыйча гына ничек тә йоклат әле. Расүлебезнең кунагы килә, өч көн бернәрсә ашамаган. Ул кергәч, балалар йоклый дип шәмне сүндерерсең, каршына сабыйларга дигән ризыкны куярсың. Безгә дә тәлинкәләр алып чык. Ул иркенләп сыйлансын өчен, синең белән икәү караңгыда ашаган булып кыланып утырырбыз”, – ди. Кунак кайтуына хатыны ире кушканнарның барысын да эшли: балаларны йок­лата, шәмне сүндерә, үзләренә буш тәлинкәләр дә чыгарып куя, икәүләшеп, авызларын чәпелдәтеп, ашаган булып кыланып утыралар. Теге кеше икенче көнне намаз укыгач, мәчеткә китәләр. Расүлебез аларның килгәнен көтеп тора. “Сезнең төнлә кылган гамәлегезне Аллаһы Тәгалә күргән, гаҗәпләнгән һәм аны миңа аять буларак иңдерде”, – ди. Бу хакта “Хәшер” сүрәсендә: “Алар фәкыйрьләрне үзләренә караганда да өстен күрәләр. Гәрчә бу ризыкка үзләре мохтаҗ булсалар да. Үзенең саранлыгын җиңгән кеше Аллаһы Тәгалә каршында җиңүчеләрдән санала”, – диелә. Юмартлыкның өченче дәрәҗәсе – ансарларныкы. Ни кызганыч, бүгенге заманда моңа ирешү гомумән мөмкин түгел.
Әмма өлкән яшьтәге бер ханымны беләм. Ул теге заманда бер оешмада эшләгәндә фатир алырга чираты җиткәч, ире үлеп, балалары белән калган хатынга юл бирә, үз чиратын уздырып җибәрә. Шуннан соң дөнья үзгәрә, оешма тарала, чират белән фатир бирү бетә. Ул ханымның әле дә юньле яшәү урыны юк. Шуңа да карамастан, бу хәлгә үкенми, теге вакытта кылган гамәлен дөрес саный. Юмартлыкта алтын урталыкка ирешмәсәк, акчаны тиешсез урынга куючы булабыз. Артып китсә, саран һәм комсызга әйләнәбез. Аллаһы Тәгалә шуңа да тормыштагы халәткә аңлатмалар бирә. Кыюлык, көнләшү, тыйнаклык, сабырлык – һәркайсында алтын урталык зарур.

– Фани дөньяда яшәгәндә һәр­кемнең максаты ахирәт тормышына әзерләнү булырга тиеш. Бу – фарыз гамәлләрне дә, нәфелләрне дә үтәү дигән сүз. Диндә дә артык урталык бармы? Әйтик, кеше көне буе хезмәт куеп, төнен намазда уздырса, йокы күрми, ял итми сәламәтлеген какшатырга яки икенче көнне эшкә бара алмаска мөмкин бит?

– Алтын урталык һәр җирдә кирәк. Кешене Аллаһы яраткан һәм аның җаны да, тәне дә бар. Җанны уйлап, тәнне онытырга ярамый. Тәнне уйлап, җанны истән чыгару тыела. Җанны чистартам дип тәнең белән кызыксынмасаң, үзеңне тәрбияләмәсәң, сәламәтлеккә зыян килә. Спорт белән шөгыльләнәм, көне буе чабам, йөзәм дип күңелне пакьләмәсәң, шулай ук файда юк. Тән саулыгы гына безне сәламәт итә алмый, җан исәнлеге дә кирәк әле. Җаның сәламәт булып, авырып ятсаң, шулай ук баланс югала. Дөньяга бирелсәң – ахирәт, ахирәткә табынсаң – яшәеш онытыла. Алар икесе дә тигез дәрәҗәдә булырга тиеш. Намазга басу да шулай. Гыйбадәт кылганда кеше артык мавыгып китсә, арачак һәм тиешле дәрәҗәсен калдырачак. Кодрәтең җиткән кадәр әз-әзләп башкарылган, әмма дәвамлы булган гамәл хәерле. Мәдрәсәдә дә кайбер шәкертләр баштагы мәлне Коръәнне өчәр ай кулдан төшерми. Аннары шултикле бизәләр, яртышар ел кулга ала алмыйлар. Әлбәттә, алтын урталыкны табу да тәҗрибә, нигез, белем таләп итә.

Автор: Энҗе Басыйрова

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле