Авыл советы депутаты баланы кыйный: баш сөяге сына, күзлеге ватылып пыяласы күзенә керә

-- Лэйсирэ

Ни дисәгез дә, безнең илдә гаделлек бар инде, җәмәгать. Гадел хөкем дә бар. Узган атнада Курган өлкәсендә бер депутатка гадел җәза бирделәр әнә. Бер хатынны кыйнаганы өчен 5 мең (!) сум штраф салдылар.

Кыйнаган дип, кыйнамаган да инде өлкә Думасы депутаты Виктор Семенов ул хатынны. Үзе әйтүенчә, бер генә тапкыр суккан. Анысы да ялгышып кына. Ә ул «ялгыш кына» сугу аркасында теге хатынның башына кан сауганга, шул сәбәпле бер ай больницада ятып чыгуына депутат гаепле түгел бит инде. Шундый нәзберек булган баш гаепле. Аннан соң, яхшылап уйлап карасаң, гаеп хатынның үзендә үк әле. Депутат хәтле депутатка кисәтү ясарга җөрьәт иткән бит ул!

Вакыйга болай булган: 2017нче елның 6нчы маенда, ягъни үзенең туган көнендә депутат Виктор Семенов салып алган һәм балконга тәмәке тартырга чыккан. Үз фатирындагы балконгадыр инде ул, депутат башы белән коридордагы гомуми балконга чыгып йөрмәгәндер – чыганакларда анысы әйтелми. Күрше хатынына Семеновның балконда тәмәке тартып торуы ошамаган һәм ул аңа кисәтү ясаган. Монысы инде Семенов әфәндегә ошамаган. Депутат та бул, тагын сиңа «гади халык» нәрсәдер өйрәтеп тә маташсын, имеш. Менеп төшкән инде берне хатынга (балконнан сузылып кына суккандырмы, әллә теге хатынның өенә бәреп кергәндерме – анысы да мәгълүм түгел). Әле ярый гадел илдә яшибез! Җәзасыз калмаган депутат. Ел ярым дигәндә, ниһаять, суд эшләрен төгәлләп, түп-түгәрәк 5 мең сум штраф салып куйганнар үзенә.

Депутатны Җинаять Кодексы буенча хөкем итеп маташмаганнар инде. Административ хокук бозулар Кодексы буенча гына хөкем иткәннәр. Кодексның 6.1.1нче маддәсе «Кыйнау» («Побои») дип атала, ләкин мондый аңлатмасы бар: «кыйнау нәтиҗәсендә кешегә физик авырту тудыру, ләкин ул кыйнауның җинаять җаваплылыгына тарта торган нәтиҗәләргә китермәве». Бу маддә буенча хөкем ителгән кешегә 5 мең сумнан алып, 35 мең сумга кадәр штраф; яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу; яки 60 сәгатьтән алып, 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш җәзасы каралган. Депутат Семенов лаеклы җәзасын алды, моның өчен гадел Русия судына рәхмәт!

«КЫЙНАМАДЫМ – ТИЕП КЕНӘ КИТТЕМ»

Җәзасын да биреп торалар инде үзе, ләкин депутатларыбыз тәки кул-аякларына хуҗа була белми. «Депутат фәләнне кыйнаган, депутат төгәнне типкәләгән» дигән хәбәрләр күренгәләп тора. Әле без киң җәмәгатьчелеккә чыккан очракларны гына беләбез. «Депутат кагылгысызлыгы законы» буенча күпме кыйнау очраклары халыкка әйтми-нитми генә йомыладыр. Зыян күргән «гади халык»ка компенсация-мазар да түләп тормыйлардыр әле.

Федераль үзәктәге һәм үз төбәкләрендәге олы абзыйлардан үрнәк алып, авыл советы депутатлары да бәйдән ычкынгалап алгалый. Әлеге дә баягы «гади халык»ны санга сукмауны, кешегә санамаганны әйткән дә юк инде, шуңа өстәп, кул-аяклар да хәрәкәткә килгәли. Шундый бер хәл әле күптән түгел генә – быел 12нче июньдә булды. Чиләбе өлкәсенең Рымникский бистәсендә информатика укытучысы, шул ук вакытта сельсовет депутаты да булган 26 яшьлек Рифат Юмакаев 16 яшьлек мәктәп укучысын кыйнаган. «Кыйнады» дип тикшерүчеләр генә әйтә дә, журналистлар гына яза инде. Депутат-укытучы үзе: «Мин малайга «эчеп йөрмә» дип кисәтү ясадым, ул миңа дорфа итеп җавап бирде, шуңа күрә яңагына берне менеп төштем», – дип аңлаткан. «Яңакка менеп төшү» нәтиҗәсендә 16 яшьлек малайның баш сөяге сынган, баш мие селкенгән, күзлеге ватылып пыяласы күзенә кергән һәм сул күзенең мөгез катлавы җәрәхәтләнгән, күз алмалары контузия алган. Ә тикшерү версиясе буенча, вакыйга болай булган. 12нче июньнең безнең илдә нинди бәйрәм икәнен беләсез инде. Бу көнне иптәшләре белән урамнан баручы 16 яшьлек малай укытучысының (һәм берочтан депутатның да!) салмыш булуын күреп алган һәм аңа кисәтү ясаган (кисәтү ясарга йөрәкләре җитә торган кешеләр бар икән әле!). Нәтиҗәдә, 26 яшьлек ир-ат дүрт тапкыр аның йөзенә менеп төшкән.

Бу укытучы үз теләге белән эшеннән киткән инде. Өлкә прокуроры ярдәмчесе Наталья Мамаева әйтүенчә, ир-атка карата Җинаять Кодексының 111нче маддәсе, 1нче бүлеге буенча («Күрә торып кеше сәламәтлегенә зыян салу») «Эш» кузгатылган инде. Рифат Юмакаев Кургандагы коллегасы Виктор Семенов кебек 5000 сум белән генә котыла алмастыр, мөгаен. Депутат кына булса, бәлки, котылыр да иде, укытучы да булуы харап иткән аны. Укытучыларга хәзерге заманда җәза каты шул.

Депутатның кыйнаган кешесе «гади халык» булмаска да мөмкин. Бу елның 9нчы февралендә Пермьнең «Бердәм Русия» фиркасе депутаты Александр Телепнев танылган музыкант диджей Smash-ны кыйнап «дан» казанган иде. Диджей Пермьнең бер төнге клубына чыгыш ясарга килгән булган. Дусты Сергей Ванкевич белән бергә депутат Телепнев та шушы клубка килгән. Һәм музыкант, имештер, исерек Ванкевич белән селфи төшүдән баш тарткан, шуңа күрә депутат Телепнев диджейның башта йөзенә суккан, аннары типкәләгән. Концерт куярга дип килгән музыкант Пермьнән теш казналыгы һәм бит сөяге сынып, баш сөяге травмасы алып кайтып киткән. «Гади халык» кына булса, ничек булып беткән булыр иде, ләкин танылган музыкант моны болай гына калдырмаган, билгеле. Бу елның 29нчы сентябрендә депутат Телепневка да, ул «яклап чыккан» дусты Ванкевичка да ике ел бирделәр. Депутат, билгеле инде, гаебен танымаган. «Безне төрмәгә илтеп тыгуда Мәскәү кулы – андагы юньсез артистлар кулы гына уйнады. Шулар аркасында мин – күп балалы ата – чын срок алдым», – дип зарланган бичара депутат Пермьнең «Звезда» газетасына. Күбрәк зарланса, амнистия-мазарга да эләгеп куймасмы әле. Чит-ят кеше түгел бит, үзебезнең депутат!

«Безнең парламентарийларның акылга сыймый торган закон проектларын, тәкъдимнәрен үз-үзләренә пиар дип кенә атый алам мин. Алар халыктан аерым чынбарлыкта яши, үзләреннән өстәге җитәкчеләргә генә түгел, халыкка да буйсынырга тиешлекләрен аңламый. Депутатларның сайлаучылар алдында бер грамм җаваплылыгы калмады» (Политолог Елена Шестопал).

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Без, журналист халкы, көн-таң атса, депутатларга рәхмәт укыйбыз. Әле ярый тузга язмаган законнар уйлап табалар, тузга язмаган сүз сөйлиләр, тузга язмаган эшләр эшлиләр – әллә ниләр кыланалар, кыскасы, безгә язарга җим биреп кенә торалар. Күптән түгел генә Саратовның хезмәт, мәшгульлек һәм миграция министры Наталья Соколова (хәзер инде – элеккеге министр) 3700 сумга яшәп була дигән сүзе белән танылган иде. Башка коллегалары да кимен куймый.

Депутат Роман Худяков берзаманны: «Йөз сумлык акчаны алыштырырга кирәк. Андагы рәсем – порнография!» дип чыккан иде. 100 сумлык акчада Аполлон сыны сурәтләнгән. Депутат шул сынның, ягъни Аполлонның… җенес әгъзасын күреп алган. «Балаларны зыянлы мәгълүматтан саклау» турындагы закон буенча, 100 сумлыкны тыярга, диде депутат. Тыңламадылар, алыштырмадылар. Роман Худяков үз балаларына 100 сумлык бирмидер инде, 5 меңлекләр генә тоттырадыр – анысында җенес әгъзасы күренми бугай бит.

Санкт-Петербург депутаты Игорь Коровин Мариин сараена шаман чакырткан иде. Җирле рухлар белән элемтә булдырырга ярдәм итсен өчен. Халык белән уртак тел тапмагач, бар өмете рухларда булгандыр депутат әфәнденең. Берничә елдан соң Коровин парковкада инвалид пенсионерны кыйнап, җинаять эше фигуранты булды.

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Бәйле