«Балагызда болар күзәтелә икән, кичекмәстән белгечкә мөрә­җәгать итәргә кирәк»

-- Лэйсирэ

Белгечләр тарафыннан расланган: хәзер балалар соңрак сөйләшә башлый. Әти-әниләр заманында ук гамәлгә кергән кагыйдәләр нигезендә, бер яшьлек сабый кимендә ун сүз белергә, ә яшь ярымда – җөмлә төзеп сөйләшергә тиеш. Әмма бүген мондый “вундеркинд”лар сирәк. Алай гына да түгел, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның 70 процентының сөйләмендә кимчелекләр бар, ди белгечләр.

Кыйммәтле “дәрес”

Без йөри торган балалар бакчасында былтыр логопедлар тик­шерү үткәрде. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөриячәк сабыйларның сөйләмен тикшерделәр. Әнә шуннан чыгып, быелгы уку елы башында ук балаларны икегә: логопед төркеменә һәм гади төркемгә йөрүчеләргә аердылар. Нәтиҗәдә, логопед төркемендә урын җит­мәде. Анда сөйләм телендә ким­челекләре күбрәк булган сабыйларны гына сайлап алдылар. “Р” авазын дөрес әйтмәүче улым логопед төркеменә эләкмәде. Алай да, бакчага килгән белгечләр, дөрес түгел авазны мәктәпкә укырга кер­гәнче “урынына утыртырга” кирәк, дип кисәттеләр. Логопедны өйгә чакырту яки баланы махсус үзәккә йөртү шактый кыйммәткә төшә (сөйләм телендәге ким­челекләргә карап, Казанда мондый дәреснең бер сәгате 900 сумга кадәр җитә), поликлиникага барып карагыз, дип тә киңәш иттеләр.

Белешеп карадык, бүген логопедлар башкаладагы барлык поликлиникаларында юк та икән әле. “Яшьрәк белгечләр шәхси клиникаларга яки өстәмә белем бирү үзәкләренә эшкә китеп бетте, анда күбрәк түлиләр, эше дә җиңелрәк”, – дип аңлатты без беркетелгән поликлиника логопеды. Тик сөен­де­рергә ашыкмады. Баксаң, биредә белгечкә эләгү өчен бер ел ярым алдан язылырга кирәк икән. Без­нең исә мәктәпкә укырга кергәнче бу кадәр вакыт юк. Шуңа күрә беренче сыйныфка баручы өч ба­ла­ның икесе начар сөйләшә, дигәнгә әллә ни исем китмәде. Бөтен ата-ананың да аена 7 мең 200 сум түләп баланы логопедка йөртергә хәле юк.

Нәрсәгә бәйле?

“Оныкларына карап: “Әтиең яки әниең бу яшьтә җөмлә төзеп сөйләшә белә иде инде”, – дип әйтергә яратучы дәү әниләр һәм дәү әтиләр хаклы. Соңгы утыз елны гына алсак та, балаларның сөйләм теле үсешендә тоткарлык сизелә. Ни өченме? Чөнки элек бу кадәр мультфильм юк иде. Әти-әни, әби-бабай сабый белән күбрәк аралашты. Ә телевизор экраныннан сөй­ләшкән мультфильм каһарман­на­рын сабый ишетмәскә дә мөмкин. Дөресрәге, ул аны ниндидер тавыш буларак кына кабул итә, ә аерым сүзләрне истә калдырмый. Бүген бала дөньяны күбрәк төсләр, сурәтләр аша кабул итә. Шуңа күрә аңа үзенә кирәк әйберне дә бармак төртеп яки ничек тә булса сурәтләп күрсәтү җиңелрәк”, – ди логопед Татьяна Грузинова. Мультфильм баланың “телен ачарга” ярдәм итә, дигән фикерне кире какты ул.

Сабый өч яшьтә җөмлә төзеп сөйләшә белергә тиеш, ди белгеч. Кызмы ул, әллә малаймы, монысы мөһим түгел. “Кечкенә балалар еш кына аерым авазларны дөрес әйтми. Моннан тыш, күбесе кайбер авазларны йә төшереп калдыралар, йә урыннарын алмаштырып әйтәләр. Кайбер балаларның сөй­ләме тиз һәм аңлаешсыз була. Сөй­ләм вакытында бала авызын тие­шенчә ачмый, авазлар артикуляциясе көчсез. Моны галимнәр сөйләм органнарының акрын үсеше белән аңлата. Бала сөй­ләгәндә өзек-өзек, туктаусыз сулыш ала. Авазларны әйткәндәге җитешсезлекләр исә балага тис­кәре тәэсир итә: ул үз эченә йомыла, кырыслана, тынычсызлана башлый, ә бу акыл үсеше тоткарлануга китерергә мөмкин”, – ди Татьяна Грузинова. Биш яшьлек баланың сөйләм телендә мондый кимчелекләр күзәтелә икән, ди­мәк, кичекмәстән белгечкә мөрә­җәгать итәргә кирәк.

Нишләргә?

1. Бала белән мөмкин кадәр күбрәк сөйләшергә кирәк. Аның нинди күлмәк киясе килә? Урамга чыккач кая барачаксыз? Әтисе кайчан кайтачак? Боларның барысы турында да кызыксынып торыгыз.
2. Баланы тыңлый белергә кирәк.
3. Балага мөмкин кадәр ир­тәрәк күбрәк китап укырга кирәк.
4. Телевизорны сүндерегез. Англия логопеды Салли Уорд үт­кәргән тикшерү барышында ачык­ланганча, телевизорны тавышы өчен генә булса да кабызып кую га­дәте баланың сөйләм теле үсешенә бик нык комачау итә. Мәсәлән, мондый гаиләләрдә тугыз айлык сабыйның үсеше яшьтәшләреннән ярты елга соңара икән.

Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Бәйле