Блогерлар һәм юмор осталарының шоу-бизнес йолдызларыннан дусларча көлеп, иҗатларын «Прожарка» — кыздыру форматында шаяртып барлау көнбатышта бик популяр. Хәзер ул Россиядә дә киң җәелде һәм, ниһаять, Татарстанга да килеп җитте.
“Элек-электән Аллаһ җирне, җәннәт һәм җәһәннәмне бар кылды, вә җәннәт белән җәһәннәм арасына… татар клипларын кыстырды!” – «Громкие рыбы» юмор проектының авторлары Тимур Исмаев һәм Кирилл Карамовның чираттагы «Татар клипларының прожарка»сы шушы сүзләр белән башлана. Блогер егетләрнең тапшыруында татар эстрадасының күпчелек видеоклиплары шулкадәр профессиональ түгел ки, елмаюдан тыш бернинди хис тә тудырмый дигән фикер сугарыла.
Әлеге проектка кунак буларак чакырылган Ришат Төхвәтуллин моңа җавап итеп: “Техник яктан татар клипларында җитешсезлекләр булса да, соңгы вакытта камилләшә барабыз – моны тамашачы да сизә. Минем беренче клибым 60 меңгә төште. Аннан соң 150, 250 меңгә дә төшердек. Популяр Мәскәү лейбллары клиплар төшерү өчен 5 миллион сораса, бездә 5 меңгә дә төшерергә мөмкин», ди.
Күрми калганнар өчен «Прожарка татарских клипов»ның беренче дүрт чыгарылышын тәкъдим итәбез: