Башкортстанның Шаран районында янә йорт хайваннары атып үтерелә

-- Алина

Башкортстанда йорт хайваннарын  рәхимсез үтерү дәвам итә. Шаран районында 7 ноябрьдә билгесез кеше өч сыерны атып үтерә.

«Полициягә үзенең сыерлары утлы коралдан яралануы турында 43 яшьлек хатын  хәбәр итә. Әлеге факт  буенча полициягә 70 яшьлек җирле кеше китерелгән.», дип хәбәр итә Башкортстан  буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Башинформ  агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә Башкортстанда яшәүчеләр төбәк башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радия Хәбировадан атларны атып үтерү җинаятенә  игътибар итүне сораганнар. Исегездә булса, сентябрь аенда Башкортстанның Нуриманов районында билгесез кешеләр 30га якын атны атып үтергән иде.

Бәйле