Көтелмәгән фаҗига Яшел Үзәннең Олы Күлбаш авылында яшәүче Фәридә һәм Рамил Сафиулиннар гаиләсендә 31 октябрь көнне була. Зур янгын чыгып, терлек тулы абзарлар, кышка дип әзерләгән печән һәм ашлык, хуҗалык кирәк-яраклары бер мизгелдә кара күмер булып кала. Берсе дә иминиятләштерелмәгән булган.
Салкын кышка кереп барганда шулай аяныч һәм бик авыр хәлдә калган Сафиуллинарның кызлары Камилә, шәхси аккаунты аша чаң сугып, әти-әнисенә ярдәм итү максатыннан акча җыюын хәбәр итте. Абыйсы һәм Камиләдән кала күп балалы гаиләдә тагын 14 һәм 5 яшьлек энеләре, 9 яшьлек сеңелкәшләре дә үсә. Әтиләре 2011 елда йөрәгенә операция кичерә, быел февральдә аңа инсульт булган.
Камилә олы йөрәкле һәм изге җанлы кешеләр ярдәменә өмет итә. Барлык җыелган акчалар буенча хисапларны ул инстаграм аккаунты аша ачыктан-ачык күрсәтеп бара.
Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр шушы реквизитлар аша акча күчерә ала:
Сбербанк: 4276 6200 4873 5553
На имя Камиля Рамилевна Н.
Прикреплен к номеру 89600453031.