«Ходаем! Ничек башларга да белмим!» — Алсу халык аннан һич тә көтми торган җырлар башкара [видео]

-- Лэйсирэ

Алсу Беренче каналдан күрсәтелүче «Вечерний Ургант» программасында кунакта булып, тамашачыларын шаккатырды. Алып баручы Иван Ургант тәкъдиме белән якташыбыз танылган рус рок җырчыларының хитларын үз җырларының мотивына башкарды.

Алар арасында ДДТның «Черный пес Петербург», Егора Летовның «Все идет по плану» һәм хәтта Гарик Сукачевның «Моя бабушка курит трубку» җырлары да бар иде.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Дәүләт бүләген Мәскәүнең Зур театр залында мәдәният министры Владимир Мединский тапшырган. Владимир Путинның әлеге карары моннан 5 ай элек – май аенда ук имзаланган иде.

Бәйле