Илсөя Бәдретдинова: «Хатын-кызлар белән эшләве бигрәк авыр, хәйләкәрләр, у-у-ух» [видеопроект]

-- Лэйсирэ
//Tatar-today.ru// 

Илсөя көннән-көн татар эстрадасына якыная: күбрәк Айдар Тимербаев иҗат иткән җырларны башкара, матур, озын күлмәкләр кия. Президентка хатлар да юлламый, төртмәле сүзләре белән җитәкчеләрне дә чеметми. «Без Илсөяне югалттык диләр миңа. Мин дә олыгаям, бот төбеннән күн итек киеп гомер буе азатлык дип кычкырып йөри алмыйм. Быел менә шундый җырлар җырлыйсым килә. Киләсе елга бик авыр рок концерт булуы ихтимал. Күңел кушканча яшим», ди җырчы үзе.

Игътибар иткән булсагыз Бәдретдинованың төркемендә гел ир-егетләр генә. Бер кыз бар, анысы да Якутиядә әбисе карамагында урманда тәрбияләнгән бала. Холкы безнең ишеләрдән бик аерыла, ди.

«Хатын-кызлар белән эшләве бигрәк авыр. Алар әшәке, хәйләкәр була, у-у-ух», диде Татар тудейга Илсөя Бәдретдинова.

Әлеге тапшыруны Илшат Вакказов белән Илдус Сабирҗанов әзерләде, текстны Юлия Насыбуллина язды. Кемнәр безнең команданы үзләрендә күрергә тели, шалтыратыгыз-ватсап — 89662402499

Фото: архив

Бәйле