Данир Сабиров татар концертларында нәрсене авыр кабул итүен язды

«Юмор аңламасагыз зинһар сызылыгыз минем биттән» — дип Сабиров үзенең инстаграмдашларына мөрәҗәгать итә. 

Танылган алып баручы, шоумен быел «Татар җыры»нда чыгыш ясаячагы турында языган. Бер туташка бу ошамаган. » «Татар җыры» көлдерә торган урын түгел ул, татар җырын яңгырата торган урын. Үз урыныңны бел иптәш Сабиров, бөтен җиргә кысылма», дип язган. Данир да сүзсез калмаган. «Мин гомумән юмор булмаган концертларны авыр кабул итәм. Кысылмыйм, алар үзләре чакырдылар», дип матур гына саубуллашкан.

 

 

Бәйле