«Ике ирдән ике бала алып кайтты. Бер ире белән дә яши алмады. Ике баласы белән дә аралашмый» — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Хатыным белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Икебез дә укытучылар. Начар яшәмәдек. Балалар алдында кычкырышмас­ка тырыштык. Хатыным искиткеч минем. Акыллы, чиста, тәмле пешерә, сабыр. Балаларга да каты сугылмады, мине артык тыңламаса да, улыбыз һәм кызыбыз алдында тыңлаган, минем сүзне сөйләгән кыяфәт чыгарып яши белде.

Улыбыз мәктәптә яхшы укыды, безнең сүзне тыңлады, кул арасына керде, югары сыйныфларда укыганда эштән кайтуыбызга ашарга пешереп куя башлады. Кирәк булса, идәнен дә юды. Безне хөрмәт итте. Кечкенә чакта ук туган көннәребезгә, бәйрәмнәргә үз кулы белән ясап бүләкләр бирә иде. Әле рәсем ясый, әле тактадан берәр нәрсә әмәлли. Аның белән бер проблема да килеп чыкмады. Икебез дә мәктәптә башыбызны югары чөеп йөрдек. Чөнки улыбыз башкалардан белеме, акылы, тәртибе һәм тәрбиясе белән аерылып тора иде. Институт тәмамлады, үзе кебек әхлаклы, акыллы авыл кызына өйләнде. Бик тә матур яшиләр. Өч бала үстерәләр. Олы кызлары кияүгә чыкты инде. Безгә булышалар. Бәйрәмнәрне дә бергә уздырабыз. Кода-кодагыйларга да хөрмәт күрсәтәләр. Авылга кайтып та ярдәм итеп йөриләр. Күптән түгел бер дигән итеп авылда мунча салдылар. Кияүләрен дә онытмыйлар.

Улыбызны бер генә тапкыр да исерек килеш күрмәдек, бер тапкыр да берәүдән дә зарланмады, бездән ярдәм сорамады. Инде үзе дә олыгаеп бара. Әмма һаман “әти-әни” дип өзелеп тора. Әле күчтәнәчләр, әле дару алып килә, һәркөнне шалтыратып хәлебезне белә, җае чыккан саен яныбызга керә.

Ә кызыбыз белән проблемалар аны балалар бакчасына илткәч үк башланды. Әле сугышкан, әле талашкан, әле ваткан… Мәктәптә дә юньләп укымады, директор безне гел чакыра, “кызыгыз белән нишлибез инде?” дип сорый иде. Белә, икебез дә тырышып эшлибез, укучыларыбыз да уңышларга ирешә, олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннарны ала. Оятыбыздан җир тишегенә керердәй була идек. Ә 8 класста укыганда шыр исереп кайтты, 10 сыйныфта тарта башлады. Әнисе әйбәтләп әйтеп тә, елап та, мин аптырагач сүгенеп, яңагына сугып та карадым. Берничек аңламады. Без – әти-әнисен, хөрмәткә лаек, уңышларга ирешкән укытучыларны “хәерче интеллигенция, мокытлар” дип атады.

Ике тапкыр кияүгә чыкты. Ике ирдән ике бала алып кайтты. Бер ире белән дә яши алмады. Ике баласы белән дә аралашмый. Талашып бетте. Безгә килеп тавыш-гауга куптара, акча сорый, “миңа ярдәм итмисез” дип безне сүгә, абыйсын күз чалымына да китерми. Шушы бала аркасында вакытсыз гүргә керәбез инде. Югыйсә, пенсиягә чыккач бәхетле булып, үз көебезгә яшәрбез дип уйлаган идек. Үзе ябыгып, кибеп бетсә дә, хатыным мине тынычландырырга тырыша. Бар, тынычланып кара! Бу баланы картаймыш көнебездә бәхетсез булу өчен тапканбыздыр инде.

Мине хәзер бер сорау борчый: алар бер ана, бер ата балалары, бертөрле тәрбия алдылар. Нишләп икесе ике төрле? Нинди хата җибәрдек?

Мансур Хәмитов.

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле