Казанда җырчы Салават Фәтхетдинов, Волочкова булган шәхси мунча янып бетә[фото]

-- Алина

Казанның Царицыно бистәсендә бүген  10 ноябрь төнлә «Деревенько» шәхси мунча комплексы янып бетә. Мәгълүматны Татарстан  буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы   идарәсендә расладылар.

Янгын якынча  4: 36 сәгатьтә, Поперечно-Азино  38б урамында чыга.  Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче мунча комплексының түбәсе янып беткән була.

Янгынны  иртәнге сәгать 6да гына   сүндереп бетерәләр. Аның  мәйданы 300 кв.метр тәшкил итә. Бәхеткә  янгын вакытында комплекста кешеләр булмый, зыян күрүчеләр юк.

Янгынның сәбәбе ачыклана, дип хәбәр итә ProKazan

 

 

 

Бәйле