КФУ профессоры Татарстанга кайчан кыш киләчәген әйтте

-- Алина

КФУ профессоры Юрий Переведенцев якын көннәрдә республикада һава торышы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, киләсе атна кискен салкын атна булачак. Шул ук вакытта кар явачак, дип фаразлый ул.

Переведенцев   кышның Татарстанга 10 көнлек соңарып киләчәк дип фаразлый. 10 ноябрьдән уртача тәүлеклек температура тискәре булачак.

«Кыш уртача тәүлеклек температура тискәре булганда башлана. Мондый күчеш 1 ноябрьгә  булырга тиеш, әмма бу хәл булмады. Бу күчеш 10 көнгә соңарып килде. Бу көннәрдә температура -5 с кадәр төшәчәк», — дип сөйләде Переведенцев.

Профессор 15 ноябрьдән Төньяк Атлантикадан циклон Татарстанга җылы алып киләчәк, дип тә  өстәде.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий