Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче бәби алып кайта? [фото]

-- Лэйсирэ

Җырчы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановлар өйләнешкәч, шактый еллар тулай торакта яшәде. Хәзер Казанның Совет районында бер бүлмәле фатирда гомер итәләр. Бу көннәрдә мин дә күреп кайттым. Фатирлары якты, матур. Ризат ремонтның шактый өлешен үзе башкарган.

— Бүлмә Карьер якларында иде. Урыны җайлы булмады, өстәвенә беренче катта иде. Авыр сатылды. Анысын урнаштырмасаң, фатирга үрелеп булмый, — ди Ризат. — 20 елга рәсмиләштергән ипотеканың 3 елын түләдек. 17 ел “гына” калды! Икебезнең туган якка — Сабага да, Башкортостанга да чыгып китәргә җайлы булсын дип, Космонавтлар урамын сайладык…

— Зинира, Ризат, соңгы арада тормышыгызда нинди зур яңалыклар булды?

Ризат:
— Алар бездә күп (көлә). Беренчедән, “Бер пәп итеп үпкәннән” клибы чыкканнан соң, күпләр Зинираны йөкле дип уйлады. Озакка сузмыйча, бәби “таптырып” куйдылар. Күпләргә моның клипта гына шулай икәнен аңлатырга туры килде. Аны үзебезнең фатирда төшердек. Ә “Хыянәт” җыры чыкканнан соң: “Араларына хыянәт кергән. Шуңа өзелеп җырлыйлар”, — дигән сүзләр дә күп ишетелде. Аллага шөкер, алай хаталанмадык. Бер-беребездән башка аяк та атлаган юк бит (көлә), тәүлек әйләнәсе хатыным белән мин.

— Икенче бәби алып кайтуны планлаштырмыйсызмы соң әле?

Ризат:
— Вакыт булганда, эш алып барабыз инде (көлә).

Зинира:
— Айгизәгә 5 яшь тула. Мәктәпкә керсен инде, бер-ике ел булса да вакыт узсын. Без гел гастрольдә, сагына. Ризат белән бергә булуыбыздан көнләшә дә иде әле. Без икәү чыгып китәбез, ә ул кала…

— Ике як әти-әниләргә булышасыз. Афәрин, генә диясе кала…

Ризат:
— Быел Башкортостанда Зинираларда мунча салдык. Бабай белән икәү башкардык. Авыл егете булгач, андый эшләрне яхшы чамалыйм. Кияү кайткан саен, бер сарыкны юкка гына суймыйлар инде (көлә). Сабада әти-әниләрдә зур абзар эшләдек. Хәлдән килгәндә, әлегә якыннарыбыз яшь булганда, төзекләндереп калырга кирәк.

Лилия ЙОСЫПОВА. 
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 25 октябрь санында укый аласыз.)

Бәйле