Баулыда руль артына утырып, 11 пассажир алган бала моны ничек аңлата?

-- Лэйсирэ

Баулы районының бер авылында унике яшьлек “машина йөтүчене” полиция хезмәткәрләре вакытында туктатмаган булса, бу сәфәр ни белән тәмамланган булыр иде, билгесез. Тоткарланган машинада тагын сигез кечкенә бала һәм өч өлкән яшьтәге кеше була. Бу хакта балигъ булмаганнар һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышында сүз барды.

Ничек кенә акланырга тырышса да, яшүсмер кулына машина ачкычы тапшырган ата кешене аңлап булмый. Яшүсмер үзе бу хәлне, урамда тукталышта басып торган кечкенә балалы апаларны кызгандым, кирәк җирләренә илтеп куясы гына килгән иде, дип аңлатты.

– Мин аңа машинаны юарга кушып ачкычларны биргән идем, – ди әти кеше. – Ә ул бераз йөреп керергә уйлаган. Үзебез өйдә булмадык, туйда идек.

– Машинагызны ачып калдырып, юарга куша ала идегез бит, ник аңа ачкычларны калдырырга? – дип сорады полиция майоры Николай Шаталов. – Ярый, бәхеткә каршы, бернинди начар хәл булмаган.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге гаиләдән уналты яшьлек яшүсмерне узган ел гына полиция хезмәткәрләре шулай ук машина йөрткән вакытында туктаткан иде. Ул чакны ата кеше зур күләмдә штраф түләде.

Комиссия утырышында тагын бер хәл тикшерелде. Яшүсмерләрнең мотоциклга утырып чыгып китүләре юл һәлакәте белән тәмамланган. Рульдә утырган яшүсмер, пассажир дустын авыр хәлдә калдырып, авария урыныннан качып киткән. Бәхеткә, пассажир исән кала. Руль артында утырган яшүсмергә җинаять эше кузгатылган, аның киләчәге судта хәл ителәчәк.

Утырыш барышында каралган тагын бер материал да уйланырга мәҗбүр итә. 2001 елда туган яшүсмер егет мәктәптә укуның кирәге юк ди, ата-анасы моңа битараф. Укучы сәбәпсезгә дәресләр калдыра, соңгы вакытта бөтенләй дәресләргә килми башлаган.

– Ул белем ала алмый, белеме юк, барасы килми икән, укымасын, – диде ата кеше, комиссия әгъзаларын шаккаттырып. – Артык сораулар кирәкми. Укыйсы килми, теләге юк икән, ихтыяры.

Комиссиядәгеләр укучы яшүсмергә дә, әтисенә дә мәктәп программасын һәр кеше үзләштерергә тиешлеген, белеме булмаган кеше машина йөртү таныклыгына да укый алмаячагын, эшкә урнашу мөмкинлеге булмаячагын, армиягә дә алмаячакларын аңлаттылар, индивидуаль укыту ысулларын тәкъдим итеп карадылар.

– Минем укырга теләгем юк, аттестат миңа кирәк тә түгел. Имтиханнарны да бирергә җыенмыйм, – диде укучы яшүсмер.

Комиссия әгъзалары гаиләдәге хәлне кабат тикшерергә карар итте, материалны киләсе утырышка калдырды.

Утырыш барышында балалары алдында сугышкан ата-анага да комиссия әгъзалары кисәтү ясады, киңәшләр бирелде.

Бу елның ун ае дәвамында балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан күп эш башкарылган. Бу хакта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бүлеге начальнигы Резедә Сәхипова сөйләде. Аның сүзләренчә, быел балигъ булмаганнар һәм аларны яклау комиссиясе 22 утырыш уздырган, барлыгы 146 материал каралган. Шуларның 110 административ хокук бозулар белән бәйле. Балаларына тиешенчә тәрбия, белем бирмәүче ата-аналарга беркетмәләр төзелгән. Балалар һәм яшүсмерләргә карата 18 эш каралган. Аларның күбесе машина йөртү таныклыгы булмаган килеш машина йөртүче яшүсмерләргә карата төзелгән материаллар. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә безнең районда тәртип бозган һәм җинаять кылган 18 яшүсмер КДН исәбендә тора.

Индира СӘЙФУЛЛИНА, Хезмәткә дан
Фото: архив

Бәйле