24 яшьлек күпбалалы ана сабыйларын дүрт тәүлеккә «оныта»

-- Лэйсирэ

Авыргазы районы суды 24 яшьлек күпбалалы анага «балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә бурычын үтәмәү» статьясы буенча хөкем карары чыгарды. Мәгълүм булуынча, яшь ана, сентябрь аенда берсеннән-берсе бәләкәй өч баласын Наумкино авылындагы ташландык йортта үзләрен генә калдырып, 4 тәүлек буена танышы йортында кәеф-сафа корган.

Җылылык, су, бернинди яшәү шартлары булмаган өйдә үзләре генә көн күргән сабыйлар янына төнгелеккә картәниләре килгән, ризык китергән. Ә аннары бу хәлне прокуратурага хәбәр иткән.
Суд хатынга җәзаны штраф рәвешендә билгеләгән. Балаларның икесен социаль-реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Ә ана кеше үзе кече улы белән авыр тормыш хәлендә калучы хатын-кызлар өчен булдырылган «Ярослава» кризис үзәгендә. Бер үк вакытта эш эзләү белән дә мәшгуль.

Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

Кызыл таң

Бәйле