“Шаян ТВ” Рөстәм Миңнехановка бүләк ясый [фоторепортаж]

-- Лэйсирэ

12 ноябрь көнне 17:45 сәгатьтә балалар өчен татар телендә «ШАЯН ТВ» каналы үз эшен башлап җибәрде. Канал ачылышында Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты. Балалар белән бергәләп ул “ШАЯН ТВ”да чыгачак тапшырулар белән танышып чыкты. Президент “ШАЯН ТВ” эфиры төймәсенә баскач, туры эфир башланды.

Рөстәм Миңнеханов “ШАЯН ТВ”да беренче кунак буларак үз имзасын куйды.

Балаларга зур бүләк ясаганы өчен “ШАЯН ТВ” каналы президентыбызга туп бүләк итте. Бәйрәм селфига төшү белән тәмамланды.

Бәйле