Татарстанда йорт хуҗасы сүндерелмәгән тәмәке төпчеге белән йоклап китә һәм янып үлә

-- Алина

Татарстанда йорт хуҗасы сүндерелмәгән тәмәке төпчеге белән йоклап киткән һәм янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бөгелмә районының Иркен авылында зур булмаган агач йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 13 ноябрь иртәнге бишләр тирәсендә килгән. Урынга 21нче янгын часте кизү төркеме юл тоткан», — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләр өйдә беркем дә булмавын әйткән. Өйнең ишеге бикле булган.Ут белән көрәшүчеләр янгынны 20 минут эчендә сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта янгын сүндерүчеләр аш бүлмәсендә 40 яшьлек йорт хуҗасының мәетенә тап булган.

Янгын 40 метрлы сарайны, шулай ук аш һәм йокы бүлмәләрен тулысынча юк иткән.

Фаҗига тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.

 

 

 

Чыганак: Татар-информ

Фото:ГУ МЧС России по РТ

Бәйле