Сөенечле хәбәр: «Казан кичләре» концерты кире кайта, тик филармониягә түгел[интервью]

-- Julia Julia

//Юлия Насыбуллина //

Исегезгә төшерәбез, быел май аенда “Мәйдан” ТНВга кушылганнан соң, телеканалның күп тапшырулары ябылуы хакында Эдуард Үтәгәнов сөйләгән иде. Шул исәптән, меңләгән тамашачы үз итеп өлгергән «Казан кичләре» проекты да кыскартуга эләгеп зәңгәр экраннардан төшеп калды. «»Казан кичләре» проектының авторлары белән сөйләшкәннән соң бу тамаша яшәргә тиеш, дигән фикергә килдек. Үзебез өчен яңа иҗат мәйданы таптык, «Казан кичләре» хәзер «Ленин» мәдәният сараенда узачак», дип Фәнил Вакказов Татар тудейга сөйләде.

«Беренче концерт 2019 елның 30 гыйнварына планлаштырылган. Җырчыларның исемлеген барлап бетергәч, тагын берничә көннән билетлар сатуга чыгачак», диде Айгөл Набиуллина.

— Фәнил, белүемчә, проект авторлары барысы да диярлек «Мәйдан»нан китте. Хәзер концертны кем оештырачак?
— Оештыручылар һаман шул ук, «Мәйдан» каналында эшләгән иҗат командасы.

— Сез эшләгән концертны «Мәйдан» күрсәтәчәкме соң?
— Алар белән бүгенге көндә сөйләшүләр бара, мөгаен, ул шунда күрсәтелер. Тамашачы әлеге проект белән «Мәйдан» каналы аша танышты һәм ул шул каналда кала алса, шәп булыр иде, минемчә.

— Концерт залы үзгәргән икән. Тамашачы филармония залына килергә күнеккән иде…
— Үзебез өчен яңа иҗат мәйданы таптык, «Ленин» мәдәният сараенда бик сыйфатлы ремонт ясалган, сәхнә һәм тамаша залы да бөтен заман тәлапләренә туры килә. «Казан кичләре» проекты белән бу урынны тагын да җанландырып җибәрергә уйлыйбыз, Алла боерса. Бүген анда булып кайттым, юлларны бик уңайлы итеп ясаганнар, Яңа Савин һәм Мәскәү районнары аша бик тиз барып җитеп була, җитмәсә, метро тукталышы да комплексның капка төбендә генә. Тамашачылар кыенлык кичермәс дип уйлыйм.

Бәйле