«Аллаһ яман кешеләрдән сакласын» — Ришат Фазлыйәхмәтов шәхси тормышы турында сөйләде [интервью]

-- Julia Julia

//Юлия Насыбуллина//

Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде, ди Ришат Фазлыйәхмәтов. Ни өчен сәхнәдән китәргә җыенуы, кайчан өйләнчәге турында җырчы Татар Тудейга сөйләде.

— Ришат, бу чибәр кыз сиңа кем?
— (Елмая) Яратып йөргән кызым.

— Озак очрашасызмы соң әле?
— Бер ел чамасы бар инде.

— Шулай да исемен сер итеп тотасың. Кызың турында мәгълүмат чараларында да ачылып сөйләмисең. Ниятләрең җитдиме?
— Яман күзләрдән саклыйм мин аны. Әллә нинди начар ниятле кешеләр бар. Гел яшереп тотып та булмый, вакыт-вакыт менә шулай бергә төшкән фотоларны куясы килә.

— «Өйлән, сәхнәдән китмә, ялгыш юлларга басма. Кызың гади, яхшы кешегә охшаган», дип язалар сиңа. Яраткан тамашачыңа нәрсә дип җавап бирерсең?
— Иҗатымны яраткан, үземне хөрмәт иткән тамашачыма олы рәхмәтемне белдерәм. Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде. Һәркемгә күңел тынычлыгы телим.

— Ришат, өйләнергә уйлыйсыңмы, әллә гомер буе ялгыз яшәргәме исәп?
— Өйләнәм. Бу тормышта иң курыкканым ялгыз калу. Өйлән дә өйлән, диләр. Бер пешкәч өреп кабасың, диләрме? Барысы да үз вакыты белән. Хәерлесе булсын!

— Хатының белән аралашканың бармы?
— Юк. Минем өчен бу тема ябык!

— Әле күптән түгел генә инстаграмыңа «Сәхнәдән китәргә ниятлим» дип яздың. Яхшы эш урыны тәкъдим иттеләрме әллә?
— Юк, тәкъдим итмәделәр. Эштән курыкмыйм, авыл егете бит мин. Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән – икенче елга тулысынча эстрададан китәргә ниятлим, дип яздым. Халыкка нәрсә кирәген аңламыйм, аптырашта. Моңлы җырлар белән шаккаттырып булмый, шоу көтәләр. Тагын бер тапкыр талпынып карыйм да, булмаса кул селтим.

Бәйле