Иң көчле көрәшчене Хаҗга җибәрәләр

-- Julia Julia

15-17 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең «Тулпар» спорт комплексында билбау көрәше буенча Халыкара турнир узачак. Җиңүчегә Хаҗга юллама тапшырачаклар.

Әлеге турнирда 18 яшьтән өлкәнрәк мөселман ир-егетләре катнаша ала. Ярышка Россия төбәкләреннән, Таҗикстан, Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан командалар киләчәк.
Ярышлар ирекле стильдә матч очрашулары форматында 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг, 100 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә үткәреләчәк. Команда турниры Олимпия системасы буенча узачак.

Бәйле