Читтән күрүчеләр: «Сарманда юлга чыккан песине таптатмыйм дип машина төзәтеп булмаслык хәлгә килә» [фото]

-- Алина

Сарман бистәсендә «Жигули» машинасы юл халәкәтенә  очраган. Ул юлга чыккан песине таптатмас өчен тырышкан булган. Бу турыда социаль челтәрләргә сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте. 

Шаһитлар язганча, песи өстенә менмәскә тырышкан машина йөртүче идарәсен югалткан.  Машина юл кырыена төшеп китә һәм баганага бәрелә. Нәтиҗәдә  машина урталайга диярлек бөкләнә.

Машина йөртүчесе имгәнмәгән, тик машинаны төзәтеп булырлык түгел дип хәбәр ителә.

 

 

 

Фотолар социаль челтәрдән алынды.

Бәйле