Автор-башкаручы Азат Гыймадиев эстрадага нинди яңа мода кертә — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Азат – бүгенге өметле яшьләрнең берсе. Ул Казан дәүләт Сән­гать институтында 3 курста укый, җырлар яза, аранжировкалар ясый, үзе дә автор-башкаручы буларак чыгышлар ясый. Аның белән музыка дөньясы һәм бүгенге яшьләр турында сөйләштек.

– Азат, син җырларны “неоклассика” жан­рында иҗат итәсең. Ул ни дигән сүз?

– Музыка сәнгате тарихында иң беренче стильләрнең берсе – фортепианода башкарыла торган инструменталь музыка: Моцарт, Чайковский, Шопен һ.б. Ул хәзер классик жанр дип санала. Әмма мондый көйләрне бүген дә заманча композиторлар иҗат итә. Уңайлы булсын өчен, кешеләр әлеге жанрны неоклассика дип атады. Неоклассика – ниндидер кысаларга кертелмәгән инструменталь музыка. Аны иҗат иткәндә электрон инструментлар кулланырга да рөхсәт ителә.

– Җырларыңның исемнәре инглиз телендә икән…

–Неоклассик көйләрне бөтен дөнья­да тыңлыйлар. Бар халыкка да аң­лаеш­лы булсын өчен ул. Аннары, аларны төрле интернет-челтәрләргә (iTunes, Google Play һ.б.) элү модага керде. Үземнең шундый өч неоклассик альбомым дөнья күрде, интернет-челтәрләрдә сатуга куйдым.

– Үзең язган поп стилендәге җыр­ларны да пианинода уйнап башка­расың, бу шулай ук яңа модамы?

– Поп-музыка һәрвакыт популяр инде ул. Фонограммага җырлауга кара­ганда, пианинода уйнап җырлау миңа җайлырак. Үзем язган җырлар­ны башкару икеләтә рәхәтлек бирә.

– Кайларда чыгыш ясый­сың?

– Казанның 2нче гимна­зиясендә укыганда ук өч иҗат кичәм узды, анда төрле фестивальләрдә катнашырга атлыгып тора идем. Музыка мәк­тә­бенең фортепиано юнә­лешен дә кызыл дипломга тәмам­ладым. Хәзер күп чараларда приз­­лы урыннар алам. Бу җәйдә чемпио­нат вакытында Казанның төр­ле мәйданнарында җыр­ладым. “Яңа Дәвер” һәм “Ямми Мьюзик” продюсерлык компанияләре белән хезмәттәшлек итәм.

– Бүгенге татар эстрадасында тың­­лар­­лык җырчы бармы, ничек уйлыйсың?

– Һәр кешенең үз зәвыгы инде. Халык татарча җырларны яратып тыңлый, меңләгән кеше концертларга йөри, димәк, тыңларлык җырчы бар. Әмма татар эстрадасындагы үсеш­нең тизрәк баруын телим. Үзем Илназ Сафиуллинны яратып тыңлыйм.

– Азат, музыка бе­­лән генә шөгыль­ләнеп, бүген тамак туйдырып буламы?

– Була дип саныйм. Иң мөһиме – башкалардан аерылып торырга кирәк.

– Синеңчә, хәзер­ге яшьләр нинди? Нәрсә белән мавыгалар?

– Кайберәүләр яшьләр хәзер төнге клубларда, барларда күңел ачып кына яши дип уйлый. Килешмим. Соңгы вакытта яшьләр арасында исерткеч эчемлекләр, тәмәке һәм кальяннар сатылмый торган тайм-кафелар, иҗади лабораторияләрдә утыру модага керде. Биредә алар өстәл уеннары уйный, гитара белән җырлар җырлый, шигырь укый, иҗат кичәләре оештыра. Буш вакытны болай уздыручылар елдан-ел арта.

– Казан егете булсаң да, татарча чиста сөйләшәсең…

– Өйдә әти-әни белән дә, туганнар белән татарча сөйләшәбез. Казанның 2нче татар гимназиясендә белем алдым, анда барлык фәннәр татарча укытыла, бу да зур йогынты ясады.

– Кызлар белән очрашырга вакытың каламы, Азат?

– Әлбәттә, кала. Ләкин хәзергә йөргән кызым юк. Яныңда яраткан кешең булу һәм аның ярдәмен тою – актив тормыш рәвешенә яхшы тәэсир итә, канатландырып җибәрә, минемчә. Үземә чиста-пөхтә, чүп-чарга тавыш кубармый торган, һәрчак янда булган, яраткан һәм хыянәт итми торган кызлар ошый.

Автор: Лилия Заһидуллина

Акчарлак

Бәйле