Игътибар: куркыныч җинаятьче качкан

-- Лэйсирэ

Җәзаны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе 1992 елгы Станислав Прохоровны эзли. Ул Сургут шәһәренең Солнечный поселогында туган, хөкем ителгәнчегә кадәр Уфа районының Мокроусово авылында яшәгән.

Прохоров Уфаның Киров район суды тарафыннан мошенниклыкта гаепле дип таныла һәм дүрт елга — 2021 елның 4 июненә кадәр колония-поселениегә хөкем ителә.

“9 ноябрьдә КП-5 хөкем ителүчеләрен тикшергәндә аның урынында булмавы ачыклана. Станислав Прохоров ышанычка тиз керә, җәмгыятькә куркыныч тудыра, яңа җинаятьләр эшләргә мөмкин”, — дип хәбәр итәләр әлеге идарәдән.

Аның билгеләре: уртача буйлы, коңгырт чәчле, күзләре яшел. Аркасында татуировкасы бар. Кара куртка, зәңгәр джинсы, кара башлык кигән була

Аны күрүчеләр (347) 250-64-21, 8-917-753-57-77, 8-927-089-20-85 телефоннары аша хәбәр итә ала..

Кызыл таң
Фото: www. 02.фсин.рф.
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий