«Сәләтсез кешегә акча ишек ача!» — Роберт Исламов Винарис белән Искәндәр Шакировка сүгенү рубрикасын багышлый

-- Julia Julia

//Юлия Насыбуллина//

«Минем әлегә кадәр сүгенми торган кеше күргән юк. Хәтта, ак яулыклы әбиләр дә сүгенә», ди элек «Удар Татар», «ИНЭКА», «4 татарина» да уйнаган КВНчы егет Роберт Исламов. Ул инстраграмда «Сиксән-Туксан» дип аталган татарча сүгенү рубрикасы булдырган.

Кисәтәбез, роликта сүгенәләр!

«Бездә сәләтле кешегә бөтен җирдә дә ишекләр ачылып бетми. Ә сәләтсез кешегә акча ишек ача. Бүген без татар эстрадасындагы ир-ат җырчыларны әз-мәз чәйнәп алабыз. Алар бигрәк күп. Барысына да вакыт җитеп бетмәс. «Песс» итәргә өлгермисең, телевизордан кемдер көйгә эләкмичә ямьсез тавышын татар халкына тарата. Шунысы кызганыч, тавышы таныла бит! Мәсәлән, Винарис. Аның бөтен моңы гәүдәсенә күчкән. Тавышы белән булмаса, гәүдәсе белән шаккаттыра. Ә халык карый. Шулай ук Искәндәр Шакиров бар тавышын кабартмасы астында калдырды. Егетләр, бәлки сезгә бергәләшеп гәүдәряхалар дуэты ачып җибәрергәдер? Һәм тагын үзен җырчы дип йөртүче Айназ Әүхәдиев. Монда егетнең сәләте колак тирәсенә урнашкан. Кызганыч, аны аннан чыгарып булмас. Юк, мин сезне начар җырлыйсыз, дип әйтмим. Ләкин сездән дә яхшырак җырлаучылар барлыгын онытмагыз!
Белгеч фикере. Салават, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Ришат Төхвәтуллин җырлый икән, димәк татар эстрадасы яши!» — ди 27нче чыгарылышта.

— Роберт, көн кадагында булган проблемаларны бар нечкәлекләре белән оста итеп күрсәтә беләсез. Чын ирләрчә, көр тавышыгыз белән видеолар яздырганда тоссыз сүгенү сүзләре кыстыру нигә кирәк?
— Сүгенү сүзләре күбрәк караучыларны җәлеп итү өчен кирәк. Матур сүзләр белән салмак язылган текстлар начар укыла. Аңлыйм, мин яздырган видеоларны телевидение, радио аша халыкка чыгарып булмый. Ләкин хәзер моның өчен интернет бар. Моңарчы татарларда сүгенү сүзләре кулланыла торган проектлар юк иде. Мин беренче булдым.

— Татар кешесенә сүгенү килешми. Элек-электән безнең милләт башкалардан тыйнаклыгы, тел яшерә белүе белән аерылып торган…
— Ләкин сүгенмичә дә яшәмәгәннәр бит. Минем әлегә кадәр сүгенми торган кеше күргән юк. Хәтта, ак яулыклы әбиләр дә сүгенә.

— Җырчылар белән бәйле язмалар әзерләгәндә сез алар белән киңәшләшәсезме, алдан элемтәгә кереп үзләреннән көлергә рөхсәт аласызмы? Мәсәлән, 27нче чыгарылышта Винарис, Җәвит Шакировның улы Искәндәр һәм Айназ Әүхәдиев дигән егетләрне җырлый белми, дип көләсез.
— Юк, мин бит алардан көлмим, дөресен генә сөйлим. Миңа калса, җырлый белмәүче җырчылар үзләренең җырлый белмәгәннәрен үзләре дә беләләр. Мин бер җырчы белән дә алдан килешеп эшләмим. Видеоларда минем шәхси фикерем. Әгәр ризасызлык белдерергә теләсәләр, рәхим итеп үземә язсыннар. Аларның җырлый белмәгәннәрен мин генә түгел халык та күрә бит.

Бәйле