Сәкинә Шәймиева: «Мин хәтта аның йөзенә туры карарга да оялдым»

-- Лэйсирэ

Минтимер Шәймиев белән үзенең тәүге тапкыр ничек танышуы турында Сәкинә ханым «Минтимер күләгәсендә» дигән китабында болай тасвирлый: «Ничектер язгы кичтә биюләр кызган чагында клубка кара чәчле таныш булмаган яшь кеше килеп керде. Аның белән безнең күзләр очрашты һәм тәнемнән ток йөгереп узгандай тоелды. Бу Минтимер иде.

Ул аңлатып бетереп булмый торган сөйкемле кеше иде. Нәкъ минем яныма килде һәм шунда ук биергә чакырды. Без икебез дә бик дулкынландык. Мин хәтта аның йөзенә туры карарга да оялдым.

…Бу кичтә ул башка бер тапкыр да мине биергә чакырмады, һаман да дус кызым Рита белән биеде. Мин үпкәләдем: ул миңа бик ошады, ә мин аңа-юк. Клубтан соң, ул икебезне дә култыклап алды…һәм өйгә кадәр озата китте. Капка төбендә Рита белән саубуллашты, ә минем калуымны үтенде. Мин аңа үпкәмне белдереп: «Син ни өчен кич буена дус кызым белән биеп, мине калырга сорадың?»-дидем. Ә ул ачыктан-ачык, кич буена Ритадан минем тумышым белән кайсы яклардан булуымны, кайда эшләвемне, очраша торган кешем бармы икәнлеген сорашканлыгын сөйләде. Аннары шул билгеле булды: мин аның йөрәгендә шулай ук ут кабызганмын. Минтимер клубка килеп кергәч тә мине күреп алуы, ак кофта, кара сарафан кигән, чәче озын кара толымлы булган кызның кем икәнлеге белән кызыксынуы турында әйтте. Күрәсең, бер күрүдә гашыйк булу шулай була торгандыр…

Бу вакытта Минтимер үзенең туган районына диплом алды практикасын үтү өчен кайткан иде. Без аның белән һәркөнне очраштык. Практикасы тәмамлангач, ул Казанга кайтып китте. Без һәркөнне хатлар алыштык, телефоннан сөйләштек. Телефоннан аралашканда ул һәрвакыт: «Син бүген миңа хат яздыңмы?»-дип сорый иде. Аның мәхәббәте шулкадәрле көчле була иде, хәтта дуслары мин аны сихерләгәнмендер дигән сүзләр әйтәләр иде.

…Мөселманнар йоласына туры китереп, безгә Казанда никах укыдылар. Ә туй Минтимерның туган авылында узарга тиеш иде. Без ак пароходта юлга чыктык. Бу, мөгаен, безнең иң хыялый хатирәләребезнең берсе булгандыр. Безнең яшь, чибәр һәм бер-беребезгә гашыйк булган чаклар… Тирә ягыбызда Идел, Каманың гүзәл ярлары.

Еллар узганнан соң, бер журналист Минтимер Шәрип улыннан: «Сез үзегезнең иң бәхетле көнегезне хәтерлисезме?»-дип сорады. Ул: «Андый хәл бик күптән, Сәкинә белән Казаннан пароходта йөзеп кайтканда булды»,-дип җавап бирде.

Без Минтимер белән 1961 елның 7 июнендә язылыштык. Нәкъ 9 айдан, 1962 елның 7 мартында олы улыбыз Айрат туды…

Мин-аны яратучы һәм аның тарафыннан яратылучы хатын-кыз. Миңа Минтимерның күләгәсендә җылы һәм рәхәт», дип яза Сәкинә ханым.

1964 елда исә аларның икенче уллары Радик Шәймиев дөньяга килә.

«Татар-ислам» сайтыннан

Бәйле