Татар җәмәгатьчелеге Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова белән бәхилләште. Матәм мөрәсиме Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды, дип хәбәр ителә театрның Инстаграм битендә.
Рауза Хәйретдинова кичә, 15 ноябрьдә, 90 яшендә вафат булды.
“Вакыт аяусыз. Олы яшьтә булса да, шактый шат күңелле – Рауза апа бәхетле язмышлы артистка иде”, – ди аның турында хушлашу чарасын алып барган театр артисты Хәлим Җәләй.
–
–