- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Иртәгә, 17 ноябрьдә, Татарстан территориясендә һава торышын билгеләгән Скандинавия антициклонына алмашка атмосфера фронты килә. Ул явым-төшем алып киләчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Шимбә төнлә явым-төшем көтелми, иртән һәм көндез урыны белән юеш кар яварга һәм яңгыр сибәләргә мөмкин. Шулай ук юлларда кайбер урыннарда бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә температура 9 градуска кадәр төшәчәк (төбәкнең көньягында аязганда – 14 градуска кадәр салкын). Көндез температура -4…+1 градуска кадәр җылытачак.
18 ноябрьдә урыны белән бераз юеш кар, кайбер районнарда бозлавык көтелә. Төнлә температура -1…-6 градус салкын, аязганда -10 градус булачак. Төнлә -3…-8 (урыны белән -11 градус) салкынайтачак. Көндез температура -3 …+1 градус булачак.
19 ноябрьдә Татарстан яңа антициклон йогынтысында булачак. Төнлә урыны белән – бераз кар, көндез явым-төшем көтелми. Төнлә -3…-8 (урыны белән -11) градуска кадәр суытачак. Көндез температура элеккечә -3…+1 градус булачак.
Ял көннәрендә атмосфера басымы сизелерлек үзгәрәчәк: шимбә һәм якшәмбе төнлә ул сизелерлек төшәчәк, ә аннары артачак ди синоптиклар.
tatar-inform Фото: https://pixabay.com