Гомерлек ярыңны ничек табарга? Ничек өйләнергә, кияүгә чыгарга? Берничә көн элек Россия Ислам институты проректоры Рөстәм Нургалиев, икенче курс шәкертләрен җыеп, әлеге җитди сорауларга тәфсилләп җавап бирде. Безнең карашка, дини уку йортында укучылар өчен генә түгел, барча яшьләребез өчен дә гыйбрәтле, кызыклы кичә булды ул. Шундагы нәсыйхәтләрне укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
– Әгәр ят ир-егетләр туктатып мөрәҗәгать итә икән, тыйнак булып күренегез. Баштарак бу халәтегез кылану булып тоелса да, тора-бара үзегез дә күнегерсез. Әдәплелекнең, бигрәк тә кыз-егет мөнәсәбәтләрендә оялчанлыкның беркайчан да зыяны тигәне юк әле. “Телен һәм җенес әгъзаларын тыя белгәннәргә җәннәттән урын әзерләрмен”, – дигән Пәйгамбәребез. Шуны онытмасак иде. Алладан курыкмыйсың, оятың юк икән, теләсә нәрсә эшлә, дип әби-бабаларыбыз юкка гына әйтми. Ни кызганыч, интернет каналлар, социаль челтәрләр, телевидение тапшырулары, күз зинасына җәлеп итеп, оят хисебезне, әхлагыбызны күсе кебек кимерә, бетерә бара. Әнә телевидениедә көн саен диярлек бер үк рекламаны күрсәтәләр. Яшь кенә кыз белән егет аулакта кала. Чишенә башлыйлар. Шул чакта кызның әтисе кайтып керә. Чалбарын киеп маташкан егетнең кесәсеннән сагызы төшеп китә. Орышасы урында, әти кешенең авызы ерыла: кәттә сагыз чәйни, янәсе! “Кыз белән егет аулакта кала икән, анда өченче зат та бар. Ул – шайтан”, – дигән Пәйгамбәребез.
Без урта гасырларда яшәмибез. Бер үк автобусларда йөрибез, бер үк бүлмәләрдә утырып эшлибез. Кыз бала башкалардан аерылып тормаска, пөхтә киенергә тиеш. Әгәр карадан киенәсең икән, билгеле, башкаларның игътибарын җәлеп итәчәксең. Мөселман кызларның максаты бүтәннәрдән аерылып тору түгел. Мөселман илләрендә кап-карадан киенгәннәргә беркемнең дә исе китми. Ә безнең җирлектә алай киенүчеләр бик аз. Карадан киенәсез икән, димәк, сез игътибар үзәгендә булачаксыз.
Гадәттә егетләр өйләнергә җыенганда кәләшен дүрт сыйфатыннан чыгып сайлый. Байлыгына, чибәрлегенә, җәмгыятьтә тоткан урынына, әхлаклылыгына карый. Әмма без, ир-егетләр, иң әүвәл булачак ярыбызның әхлаклылыгына, динилегенә өстенлек бирергә тиеш. “Үзең бай, хәлле кеше булмасаң, бай кызын алма, сине читен хәлдә калдырыр, байлыгы белән түбәнсетер”, – дигән борынгылар. Җәмгыятьтәге урынына, әйтик, министр кызы булуына карап өйләнсәң дә, шул статусы белән түбәнсетергә мөмкин. Минем бер кыргыз танышым бар иде. Ул гел “Мерседес” машинасында йөрергә хыялланды. Күптән күргәнем юк. Дусларымның сөйләвенә караганда, бер бай кешенең кызына өйләнгән, бабасы моңа “Мерседес” бүләк иткән икән. Дөрес, хатыны артта утырып йөри, ирен гел орышып тора, ди. Читтән караганда бизнес-леди шоферын сүккән кебек, дип сөйләделәр.
Хатының чибәрлеге белән дә түбәнсетергә мөмкин. Чөнки чибәрләрнең күбесе игътибар үзәгендә булырга ярата. Аның гел матур сүз ишетәсе килә. Гаиләсендә шулай тәрбияләгәннәр. Шуңа күрә өендә, гаиләсендә игътибар җитмәсә, ул моны читтән эзли башлый. Билгеле, бу нәсыйхәтемне матур кызларга өйләнергә ярамый икән дип аңламагыз. Әмма хатын-кыз чибәрлеген байрак кебек йөртергә, матурлыгы белән масаерга тиеш түгел. Ягъни кәләшеңнең өстенлеге, иң отышлы ягы чибәрлеге булмасын. Күз төшә инде. Шуңа күрә күзең белән түгел, йөрәгең белән яратырга, йөрәгең белән ярату өчен күзне йомарга кирәк. Нигә халкыбызда, күзен түбән төшерде, диләр? Абынып егылмас өчен түгел бит. Күзне түбән төшергәч, йөрәк һәм баш мие яхшырак эшли башлый. Күзеңне зуррак ачсаң, йөрәгең һәм баш миең томалана.
Гомерлек ярыңны ничек сайларга соң? Кемдер, сөйкемлелегенә карап, ди. Бөтен кыз да үзенчә сөйкемле. Бакага күзең төшсә, күл буеннан китмәссең, ди әнә мәкаль. Әнә кайбер ихтыярсыз кешеләр дусларының, хезмәттәшләренең сүзенә, фикеренә карый. Сиңа ошыймы, дип кызыксына. Өйләнергә җыенган туташың турында башка егетләрнең ни-нәрсә уйлавы кызыксындыра икән, син – бер боламык, егет кисәге! Әгәр туташ өлкәнәйгән әти-әниеңне карарга теләми икән, аңа өйләнмә. Димәк, ул башкача тәрбияләнгән, кеше кайгыртырга өйрәнмәгән. Моңа әһәмият бирмиләр. Тик өйләнгәч, аптырыйлар, үзгәрде, диләр. Үзгәрмәгән, ул элек тә шулай иде. Син генә күрмәгәнсең. Шуңа күрә әүвәл әхлагына, ата-анаңа нинди мөнәсәбәттә булуына игътибар ит.
Бер танышым табиблар гаиләсендә үскән кызга өйләнде. Әти-әнисе намаз укымаса да, туташ беркайчан да кыска итәк кимәгән, егетләр белән үбешү түгел, берәү белән дә җитәкләшеп йөрмәгән. Шуны белеп, дустымның исе китте. Хәзер сөенеп туя алмый: хиҗаб киде, намаз укый, ди. Димәк, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, әхлакый сыйфатларга карарга кирәк. Кайбер кызлар, мин – мөселман, ди. Ә үзе әти-әнисен яманлый, намаз укымый, ди икән, аңардан качу ягын кара. Чит кешегә әти-әнине яманлап сөйлиләр димени?!
Ватсапта башка егетләр, әйтик, чит ил кешеләре белән аралашырга мөмкинме? Өйләнү нияте булса, аралашырга була. Шунысы бар: гарәп егетләре дә социаль челтәрләрдә аралашырга ярата. Үзләрендә хатын-кыз беткәнмени?! Юк, аларга нәкъ менә Россия кызлары кирәк. Әле урысча да белмиләр. Гугл-тәрҗемәче аша язалар, танышасы килә, диләр. Серен әйтәм: ул сезне үз иленә чакырырга җыенмый. Үзе монда күчеп килмәкче. Нигә чит илдән кәләш эзли дисезме? Чөнки үзләрендә беркемгә дә кирәкми, аның нинди кеше икәнен анда бик яхшы беләләр. Шуңа күрә чит ил кешеләре белән багланыш урнаштырганчы, җиде кат уйлагыз!
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан