Күз төшә инде. Ничек гөнаһка батмаска?

-- Лэйсирэ

Гомерлек ярыңны ничек табарга? Ничек өйләнергә, кияүгә чыгарга? Берничә көн элек Россия Ислам институты проректоры Рөстәм Нургалиев, икенче курс шәкертләрен җыеп, әлеге җитди сорауларга тәфсилләп җавап бирде. Безнең карашка, дини уку йортында укучылар өчен генә түгел, барча яшьләребез өчен дә гыйбрәтле, кызыклы кичә булды ул. Шундагы нәсыйхәтләрне укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

– Әгәр ят ир-егетләр туктатып мөрәҗәгать итә икән, тыйнак булып күренегез. Баштарак бу халәтегез кылану булып тоелса да, тора-бара үзегез дә күнегерсез. Әдәплелекнең, бигрәк тә кыз-егет мөнәсәбәтләрендә оялчанлыкның беркайчан да зыяны тигәне юк әле. “Телен һәм җенес әгъзаларын тыя белгәннәргә җәннәттән урын әзер­ләрмен”, – дигән Пәйгамбә­ребез. Шуны онытмасак иде. Алладан курыкмыйсың, оятың юк икән, теләсә нәрсә эшлә, дип әби-баба­ларыбыз юкка гына әйтми. Ни кызганыч, интернет каналлар, социаль челтәрләр, телевидение тапшырулары, күз зинасына җәлеп итеп, оят хисебезне, әхлагыбызны күсе кебек кимерә, бетерә бара. Әнә телевидениедә көн саен диярлек бер үк рекламаны күрсәтәләр. Яшь кенә кыз белән егет аулакта кала. Чишенә башлыйлар. Шул чакта кызның әтисе кайтып керә. Чалбарын киеп маташкан егетнең кесә­сеннән сагызы төшеп китә. Орышасы урында, әти кешенең авызы ерыла: кәттә сагыз чәйни, янәсе! “Кыз белән егет аулакта кала икән, анда өченче зат та бар. Ул – шайтан”, – дигән Пәйгамбәребез.

Без урта гасырларда яшәмибез. Бер үк автобусларда йөрибез, бер үк бүлмәләрдә утырып эшлибез. Кыз бала башкалардан аерылып тормаска, пөхтә киенергә тиеш. Әгәр карадан киенәсең икән, билгеле, башкаларның игътибарын җәлеп итәчәксең. Мөселман кыз­ларның максаты бүтәннәрдән аерылып тору түгел. Мөселман ил­ләрендә кап-карадан киенгәннәргә беркемнең дә исе китми. Ә безнең җирлектә алай киенүчеләр бик аз. Карадан киенәсез икән, димәк, сез игътибар үзәгендә булачаксыз.

Гадәттә егетләр өйләнергә җыенганда кәләшен дүрт сыйфатыннан чыгып сайлый. Байлыгына, чибәрлегенә, җәмгыятьтә тоткан урынына, әхлаклылыгына карый. Әмма без, ир-егетләр, иң әүвәл булачак ярыбызның әхлаклылыгына, динилегенә өстенлек бирергә тиеш. “Үзең бай, хәлле кеше булмасаң, бай кызын алма, сине читен хәлдә калдырыр, байлыгы белән түбән­сетер”, – дигән борынгылар. Җәм­гы­ятьтәге урынына, әйтик, министр кызы булуына карап өйлән­сәң дә, шул статусы белән түбән­сетергә мөмкин. Минем бер кыргыз танышым бар иде. Ул гел “Мерседес” машинасында йөрергә хыялланды. Күптән күргәнем юк. Дусларымның сөйләвенә караганда, бер бай кешенең кызына өйлән­гән, бабасы моңа “Мерседес” бүләк иткән икән. Дөрес, хатыны артта утырып йөри, ирен гел орышып тора, ди. Читтән караганда бизнес-леди шоферын сүккән кебек, дип сөйләделәр.

Хатының чибәрлеге белән дә түбәнсетергә мөмкин. Чөнки чи­бәр­ләрнең күбесе игътибар үзә­гендә булырга ярата. Аның гел матур сүз ишетәсе килә. Гаиләсендә шулай тәрбияләгәннәр. Шуңа күрә өендә, гаиләсендә игътибар җит­мәсә, ул моны читтән эзли башлый. Билгеле, бу нәсыйхәтемне матур кызларга өйләнергә ярамый икән дип аңламагыз. Әмма хатын-кыз чибәр­леген байрак кебек йөртер­гә, матурлыгы белән масаерга тиеш түгел. Ягъни кәләшеңнең өстен­ле­ге, иң отышлы ягы чибәрлеге булмасын. Күз төшә инде. Шуңа күрә күзең белән түгел, йөрәгең белән яратырга, йөрәгең белән ярату өчен күзне йомарга кирәк. Нигә халкыбызда, күзен түбән тө­шер­де, диләр? Абынып егылмас өчен түгел бит. Күзне түбән төшер­гәч, йөрәк һәм баш мие яхшырак эш­ли башлый. Күзеңне зуррак ач­саң, йөрәгең һәм баш миең томалана.

Гомерлек ярыңны ничек сайларга соң? Кемдер, сөйкемлелегенә карап, ди. Бөтен кыз да үзенчә сөйкемле. Бакага күзең төшсә, күл буеннан китмәссең, ди әнә мәкаль. Әнә кайбер ихтыярсыз кешеләр дусларының, хезмәттәшләренең сү­зенә, фикеренә карый. Сиңа ошый­мы, дип кызыксына. Өйлә­нер­гә җыенган туташың турында башка егетләрнең ни-нәрсә уйлавы кызыксындыра икән, син – бер боламык, егет кисәге! Әгәр туташ өлкәнәйгән әти-әниеңне карарга теләми икән, аңа өйләнмә. Димәк, ул башкача тәрбияләнгән, кеше кайгыртырга өйрәнмәгән. Моңа әһәмият бирмиләр. Тик өйләнгәч, аптырыйлар, үзгәрде, диләр. Үзгәр­мәгән, ул элек тә шулай иде. Син генә күрмәгәнсең. Шуңа күрә әүвәл әхлагына, ата-анаңа нинди мөнә­сәбәттә булуына игътибар ит.

Бер танышым табиблар гаилә­сендә үскән кызга өйләнде. Әти-әнисе намаз укымаса да, туташ беркайчан да кыска итәк кимәгән, егетләр белән үбешү түгел, берәү белән дә җитәкләшеп йөрмәгән. Шуны белеп, дустымның исе китте. Хәзер сөенеп туя алмый: хиҗаб киде, намаз укый, ди. Димәк, гаилә­дәге мөнәсәбәтләргә, әхлакый сыйфатларга карарга кирәк. Кайбер кызлар, мин – мөселман, ди. Ә үзе әти-әнисен яманлый, намаз укымый, ди икән, аңардан качу ягын кара. Чит кешегә әти-әнине яманлап сөйлиләр димени?!

Ватсапта башка егетләр, әй­тик, чит ил кешеләре белән аралашырга мөмкинме? Өйләнү нияте булса, аралашырга була. Шунысы бар: гарәп егетләре дә социаль челтәр­ләрдә аралашырга ярата. Үзләрен­дә хатын-кыз бет­кәнмени?! Юк, аларга нәкъ менә Россия кызлары кирәк. Әле урысча да белмиләр. Гугл-тәр­җемәче аша язалар, танышасы килә, ди­ләр. Серен әйтәм: ул сезне үз иленә чакырырга җыен­мый. Үзе монда күчеп килмәкче. Нигә чит илдән кәләш эзли дисезме? Чөнки үз­лә­рендә беркемгә дә кирәкми, аның нинди кеше икә­нен анда бик яхшы беләләр. Шуңа күрә чит ил ке­шеләре белән багланыш урнаштырганчы, җиде кат уйлагыз!

Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Бәйле