Бөгелмәдә 3 яшьлек кыз һәм аның әтисенең серле үлем сәбәпләрен ачыклыйлар

-- Алина

18 ноябрь Бөгелмәдә Гафиятуллин урамындагы биш катлы йортта өч яшьлек кыз һәм аның әтисенең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Фаҗига турында хәбәр көндез  13:30 сәгатьтә килә.

«Бөгелмә газ» оешмасы хезмәткәрләре өйдә газ чыкмавын һәм җиһазларның ватык булмавын ачыклаган. Фатирда вентиляция системасы да төзек булган.

Урында хокук саклау органы хезмәткәрләре һәм авария хезмәтләре эшли, диелгән әлеге хәбәрдә. 28 яшьлек ир-ат һәм 3 яшьлек кызы үлеме сәбәпләрен  тикшерүчеләр ачыклыячак.

 

Бәйле