Ришатның: “Татарга моң кирәкми — шоу кирәк” дигән сүзләре Лилиянең ачуын чыгара

-- Julia Julia

//Юлия Насыбуллина//Tatar Today//

Ришатның «Татарга моң кирәкми — шоу кирәк» дигән сүзләре Лилиянең ачуын чыгарган. «Мин сәхнәгә чыктым, матур җырлыйм, мине яратагыз, дип кенә тамашачыны үзеңә каратып булмый. Димәк, аларга синең матур, моңлы итеп җырлавың гына җитми. Эзләнергә, яңалык кертергә, бер туктаусыз үз өстеңдә эшләргә кирәк» — дип Лилия Хәйруллина бу мәсьәләгә үз фикерен белдерде. Исегезгә төшерәбез, Лилия быел беренче тапкыр Казанда «Мин Үзгәрдем SHOW» концертын оештырды. Лилия Хәйруллина белдергәнчә, әлегә кадәр татар эстрадасында бер җырчының да мондый концерт куйганы булмаган.

«Эш бит моңда түгел. Нишләп һәрнәрсә моңга килеп терәлә соң ул? Шоуның ни зыяны бар? Шоу дигән әйбер — сай интеллектны, түбән дәрәҗәдә җырлауны аңлатмый. Нишләп кешеләрдә шундый стереотип? Бәлки аларның яхшы шоулар караганы юктыр? Мондый фикер өчен нинди аргумент бар? Мин хәзер үз юнәлешемне яклап язмыйм. Сез беләсезме, кеше шоу ясар өчен күпме көч түккәнен? Әлбәттә, юк. Чөнки сез сәхнә арты кухнясын күрмисез. Төрле карашлы тамашачы бар. Кемнеңдер тере тавыш белән бергә матур шоу да карыйсы киләдер, утлар белән бизәлгән, эффектлы биюләр, декорацияләр. Мондый күренеш кешегә эстетик рәхәтлек бирә, илһамландыра. Моң кирәк булса, барыгыз моңлы җырчы концертларына. Нинди проблема бар? Ә иң төп проблема беләсезме нәрсәдә — эшләгән кешеләргә начар фикер язып, эстраданың үсүенә комачаулау. Берничә елдан яшьләр татарча җырлар тыңламый башласа — шул була нәтиҗә. Актуальлек юк. Актуальлек — начар дигән сүз түгел. Эшеңне сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Ассортимент кирәк. Һәр стиль эстрадада булырга хокуклы» — дип яза Лилия Хәйруллина. Җырчының әлеге фикере белән берәүләр килешә, икенчеләре юк. Фикерләрнең кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез:

«Ходаем син дә сыйфат дип сөйләшкән буласын ичмасам телчекбикә» — дип яза Рәмзия Габрахманова. Алга таба сүзен дәвам итеп: «Ришатның артыннан этүчесе юк, ә бу телчекнең бар. Менә эш шунда. Шуңа шапырына инде сәхнәнең арты-алды, асты-өсте дип. Җыен чүп».

«Миңа киресенчә, моң җитми! Тозсыз сүз сөйләп вакыт уздырганнары өчен кайбер җырчыларның концертына барасы килми. кайчан безнекеләр ике сәгатьлек концертта бары тик җыр башкарыр дип инде 10 ел көтәм», дигән Фәйрүзә Мәҗитова.

«Моңлы булсаң да бер дигән шоу ясап була бит… Бик рәхәтләнеп барыр идем әле шоу ясаучыларның моңы булса. Ләкин бездә күбрәк җырчыларның карарга тамашалары да юк, моң турында әйтеп торасы да юк, — ди Зөхрә.

«Вокал һәм шоу бергә югары дәрәҗәдә булса концертны карау күпкә рәхәтрәк. Тик шоу әзерләү, сез уйлаганча сикереп тору гына түгел, бик зур көч таләп итә» — дигән Зилә.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Сезгә нинди концертлар күбрәк ошый?

Бәйле